Грейс Келли

From Wikipedia, the free encyclopedia

Грейс Келли
Remove ads

Грейс Патриша Келли (ингл. Grace Patricia Kelly; 12 ноябрь 1929 ел — 14 сентябрь 1982 ел) — АКШ актрисасы, 1956 елдан кенәз Монако Ренье III нең хатыны. Монаконың 10 нчы кенәзе. Әлеге көндә хакимлек итүче кенәз Альберт II-нең әнисе. Ул 10 фильмнан да артык катнашмаган, әммә аның бер «Оскар» премиясе һәм үз дәверенең иң кассалы актрисасы дигән даны бар.

Кыска фактлар Ватандашлык, Тугандагы исем ...
Remove ads

Яшьлек чоры

Грейс Келлиның ирланд һәм немец тамырлары бар. Ә үзе Америкада, төзелеш белән шөгелләнгән, академик ишкәкче буларак олимпия чемпионы булган бай иктисадчы Джек Келли гаиләсендә туган. Ул гаиләдә өченче бала була. Грейсның апасы Пегги, абыйсы Джон һәм сеңлесе Лизанна. Аларның әнисе, Маргарет Майер, яшь чагында фотомодель була, ә абыйлары Джордж Келли — атаклы драматург, Пулитцер премиясе лауреаты. Келлилар гаиләсе Филадельфиядагы зиннәтле аерым йортта яши. Бала чагынан ук Грейс югары даирәдә аралаша ала. Әммә ул ата-анасы яшәгән дөньядан аермалы кызыклы өлкәдә уңыш казанырга хыяллана.

Рейнхилл дини көллиятендә Грейс катгый католик белем ала. Шунда, алты яшьлек чагында, театрлаштырылган Раштуа бәйрәме тамашасында Дева Мария ролендә беренче сәхнәгә чыга.

Remove ads

Кинокарьерасы

Нью-Йоркка күчкәч, Келли фотомодель булып эшли башлый һәм шул ук вакытта Америка драма сәнгате академиясендә актерлык осталыгын өйрәнә. Ул төрле пьесаларда күп төрле рольләрне башкара, әммә бары тик сигарет, сырадан алып эшләпә һәм тузан суырткычка кадәр рекламага контрактлар гына ала.

1949 елда ул Бродвейга килә һәм Стриндбергның «Әти» пьесасында уйный. 1950-52 елларда төрле телевизион программаларда күренә. 1951 елда аны «14 сәгать» фильмындагы эпизод рольгә чакыралар.

Remove ads

Әдәбият

  • Е. Жоли. Две жизни Грейс Келли. — 2009
  • Grace Kelly: A Life in Pictures / Грейс Келли: жизнь в фотографиях.
  • The Grace Kelly Years: Princess of Monaco / Годы Грейс Келли: принцесса Монако.
  • H. Kristina Haugland. Grace Kelly: Icon of Style to Royal Bride. — 2006
  • Роберт Лейси. Княгиня грез.-1997

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads