Гөлнар Гарифуллина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гарифуллина Гөлнар Фәрит кызы – “Татмедиа” АҖ филиалы Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе. «Бәллүр каләм ― 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесе[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Бу бүлектә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.
1983 елның 26 февралендә Казанда туган. 1990 елда Яр Чаллы шәһәрендә 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 1997 елда Гали Акыш исемендәге лицейга журналистика белгечлеге буенча 9 сыйныфка укырга кереп, аны 2000 елда тәмамлый. Шул ук елны Казан дәүләт университетына Журналистика, социология һәм психология факультетының татар журналистикасы бүлегенә укырга килә. 2005 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Студент чорында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып барып, мәкаләләрен “Саба таңнары”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында бастыра.
2005 — 2008 елларда – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы дәүләт учреждениесендә хәбәрче, иҗтимагый-сәяси мәгълүмат мөхәррире
2008 — 2018 елларда – «Татмедиа» АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе.
Татарстан Президенты администрациясенең хәбәрчеләр пулында, ТР Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы эшен яктырта. Сәламәлек саклау, авыл, иҗтимагый тормыш, яшьләр, студентлар тормышы, спорт темаларына яза.
Кияүдә, кызы бар.
Remove ads
Бүләкләре
Бу бүлектә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.
- Социаль хезмәтләр җыелмасы әһәмиятен аңлатуда актив хезмәттәшлек өчен, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2012 ел)
- 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга өлеш керткән өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган грамота һәм истәлек медале (2013 ел).
- Студентлар арасында спортны популярлаштыруга, Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын оештыруга һәм уздыруга керткән өлеше өчен, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел)
- 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын яктыртканы өчен, Спорт проектлары башкарма дирекциясе Рәхмәт хаты (2015 ел)
- Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны яктыртуда актив катнашканы өчен, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты (2016 ел)
- Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы (2018 ел)
- 2023 ― Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты [2]
Remove ads
Казанышлары
- Татарстан Республикасы студент хезмәт отрядлары хәрәкәте һәм 50 еллык юбилеен иң яхшы яктырту буенча республика конкурсының “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2014 ел)[чыганагы?]
- “Движение в радость” республикакүләм бәйгенең “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2017 ел)[чыганагы?]
- «Бәллүр каләм ― 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесе («Татарлар» газетасы редакторы Гөлназ Шәйхиева, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән Михаил Любимов белән берлектә)[1].
- 2025 ― патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык конкурсында «Очерк» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булган[3].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
