Гөрҗи теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гөрҗи теле (үзаталышы ქართული ენა, картули эна) — гөрҗи халкы теле, Кавказ (ибер-кавказ) телләренең картвел төркемнә карый.
Сөйләшүчеләр саны — якынча 4 миллион кеше.
Гөрҗи әдәби теле 2 тарихи дәвергә аерыла: иске гөрҗи (V—XI гасырлар), хәзерге гөрҗи (XII гасырдан башлап). Картлия шивәсе гөрҗи әдәби теленең нигезен тәшкил итә. Гөрҗи теленең диалектлары арасында аерма бик кечекенә. Хәзерге гөрҗи теленең фонетика төземендә 5 сузык һәм 25 тартык аваз, алар 3 төргә бүленә: яңгырау, саңгырау һәм бугаз өсте. Морфологиядә префикс (алкушымча) һәм суффикслар киң кулланыла.
Гөрҗи теленең морфологик төзелеше агглютинатив. Грамматик җенес юк, 6 килеш бар. Бәйлекләрдән киң файдалана. Гөрҗи телендә язу өчен тарихи төрле язмалар кулланылган булган. Хәзерге вакытта бөтенесе диярлек мхедрули язмасы белән языла, башка язулар күбесенчә дини документларда һәм архитектурада кулланыла.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads