Дамир Вагыйзов

татар журналисты, баш мөхәррир From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Дамир Вагыйзов ― күп кенә юмористик хикәяләр, әдәби очерклар, зарисовкалар авторы, журналист. 1936 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Агайбашы авылында укытучы гаиләсендә туган.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биография

Дамир Харрас улы Вагыйзов 1936 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Агайбашы авылында укытучы гаиләсендә туа. Татар Сараланы урта мәктәбендә белем ала. Казан дәүләт университының журналистика бүлеген тәмамлый.

Чистай шәһәре газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җиде ел дәвамында Татарстан радиосының штаттан тыш хәбәрчесе вазыйфаларын башкара.

1970 елның ахырында, Чаллыга, КАМАЗ төзелешенә җибәрелә. Шәһәр газетасы редакциясендә бүлек мөдире, редактор урынбасары булып эшләгәннән соң, 1976 елда яңа оештырылган Тукай районының «Якты юл» газетасына баш редактор итеп билгеләнә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Дамир Харрасовичның иң матур сыйфатларының берсе – тыйнаклык. Хакимнәр алдында баш иеп йөрмәде, кемгәдер ярарга тырышмады. Бәлки шуның аркасындадыр, яраткан эшеннән иртә аерылырга туры килде. Әмма ул иҗаттан аерылмады, «Шәһри Чаллы» газетасында эшләде, газета-журналларда сатирик язмалары, мавыктыргыч хикәяләре чыга торды. Тора-бара «Үч» дигән саллы китабы басылып чыкты. Ул китапны быел рәхмәтле шәкертләре рус теленә тәрҗемә итеп, остазларына зур бүләк ясадылар.

2016 нчы елда котылгысыз авырудан вафат була.

Remove ads

Иҗаты

Дамир Харрас улының күп кенә юмористик хикәяләре, әдәби очерклары, зарисовкалары журналларда, газеталарда басыла.

Дамир Вагыйзов – Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КАМАЗ төзелеше ударнигы.

Хезмәтләре

  • Үч: повестьлар, хикәяләр /. – Яр Чаллы: «Ислам нуры» дини эшмәкәрлек үзәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять типографиясе, 2008.

Искәрмәләр

Әдәбият исемлеге

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads