Дания Кәримова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дания Кәримова, Дания Йосыф кызы Кәримова (1946 елның 7 ноябрендә Казанда туган) — Казан медицина академиясенең социаль медицина, икътисад һәм сәламәтлек саклау идарәсе кафедрасы профессоры;[1] Россия сәяси эшлеклесе. Икенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (1995-1999).[2]
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Аннары Казан медицина институтының педиатрия факультетында укый. Интернатурадан соң, балалар хастаханәсенең неврологик бүлегендә эшли.
Аннары Казан медицина институтының социаль гигиена һәм сәламәтлек саклау кафедрасы ассистенты булып эшли. Табибларны камилләштерү институтының, (исемен алмаштыргач Казан дәүләт медицина академиясе) социаль медицина, икътисад һәм сәламәтлек саклау кафедрасы укытучысы булып эшли.
1977 елда — кандидатлык диссертациясен, 1991 елда — докторлык диссертациясен, 1992 елдан — профессор була.
Remove ads
Дәүләт Думасы депутаты
1995 елның 17 декабрендә "Безнең йорт — Россия" (НДР) сайлау берләшмәсенең федераль исемлеге буенча икенче чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана, ул НДР фракциясе әгъзасы, Иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары, Дәүләтләр ассамблеясенең даими комиссиясе әгъзасы була.[1][3]
2003 елның 7 декабрендә Мәскәү сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша (Татарстан Республикасы), ләкин сайланмый.
Remove ads
Фәнни эшләре һәм бүләкләре
Аналык һәм балачакны саклау өлкәсендә 100дән артык фәнни хезмәт авторы; Экология һәм тормыш иминлеге халыкара фәннәр академиясе академигы; "Балалар безнең киләчәгебез" төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты; "XXI гасыр" Россия-япон комитеты әгъзасы; "СССР уйлап табучысы" һәм "Россиянең атказанган табибы" исеменә лаек булды; РСФСР Мәгариф министрлыгының Алтын медале белән бүләкләнде.[1]
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads