Дания Сабирова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дания Сабирова (20 май 1944, Сиңгел, Лаеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 15 июль 2015, Казан, Россия) — совет һәм Россия тарихчысы һәм сәясәт белгече, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы, РФ атказанган югары мәктәп эшлеклесе (2012).
Remove ads
Биографиясе
1944 елның 20 маенда Татарстан АССРның Лаеш районы Сиңгел авылында туа.
1972 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм аспирантурага керә[2][3].
1975 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында "Өченче бишьеллыкта Татарстанда сәнәгать белән партия белән җитәкчелек итүне камилләштерү" темасы буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (1938-июнь 1941 ел)[4].
1975 елда юллама буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтына укырга керә. Ассистенттан профессорга кадәр юл узып 1990-2013 елларда тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасын җитәкли[2][3]. Аның җитәкчелегендә 8 кандидатлык диссертациясе якланган[2].
1989 елда Ленинград югары партия мәктәбендә тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[5].
А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында яңа белгечлек — «Җәмәгатьчелек белән элемтә» барлыкка килү инициаторы була, һәм 1995 елда яңа төзелгән гуманитар факультет деканы, 2009-2013 елларда социаль технологияләр институты директоры була[3][3][6].
2015 елның 15 июлендә Казан янындагы Царицыно бистәсендә урнашкан шәһәр читендәге йортында авыр һәм озак авырудан соң вафат була[6].
Remove ads
Бүләкләр һәм исемнәре
- Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (1994)
- Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (1999)
- Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2012)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads