Дарданеллар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дарданеллар
Remove ads

Дарданел бугазы, Дарданеллар (грек. Δαρδανέλλια), Чанаккальга бугазы (төр. Çanakkale boğazı, искергән юнан исеме Һеллеспонт, Ελλήσποντος) — Европа (Балкан ярымутравы) белән Азия (Кече Азия ярымутравы) арасындагы бугазлардан берсе. Мәрмәр һәм Эгей дигезләрне бәйли.

Кыска фактлар

Дарданел бугазы элек елга үзәне булып, коры җирнең түбәнәю нәтиҗәсендә диңгез бугазына әйлнгән.

Озынлыгы 120,5 км, киңлеге 1,3—27 км, тирәнлеге 29—153 м. Ярлары комташ, известьташлардан гыйбарәт булгач, сирәк үсемлек белән капланган. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка аккан өске агым Мәрмәр диңгезеннән төчерәк (тозлылыгы 25,5‰) су алып килә, тизлеге 2-6 км/сәгать. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгыштан аккан су асты агымы Эгей диңгезеннән тозлы (тозлылыгы 38,‰ ка кадәр) су китерә. Дарданел бугазының Европа яр буенда Гәлиболу, Азия яр буенда Чанаккальга портлары урнашкан.

Дарданел бугазы икътисади һәм стратегик ягыннан мөһим әһәмияткә ия.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads