Свами Даянанда Сарасвати

From Wikipedia, the free encyclopedia

Свами Даянанда Сарасвати
Remove ads

Свами Даянанда Сарасвати (महर्षि स्वामी दयानन्द सरस्वती; 1824 елның 12 феврале, Танкара, Гөҗәрат — 1883 елның 31 октябре, Аджмер, Раджастхан) — Һиндстан фәйләсуф-теологы һәм Һинд диненең дини реформаторы булган.
1875 елда Бомбейда "Арья самадж" (арийлар җәмгыяте) оешмасын нигезләгән, ул үзенә "Ведаларга кайту" - Арийларның борынгы динен яңарту максатын куйган. Даянанда потка табынуны, политеизмны, каһиннәрнең көч куллануына, артта калган гореф-гадәтләргә, хорафатларга каршы чыгып Һинд динен "тазартуга" омтылган. Даянандада дини реформаторлык белән мәгариф фикерләре таң калдырырдай кушылган булган. Ул табигый фәннәрне бирү кирәк икәнен яклап гыйльми нәтиҗәләрен Веда кагыйдәләренең дәвамы итеп күрсәтергә тырышкан. Фәлсәфәдә Даянанда Матхваның двайта-веданталарының дәвамчысы булып, соңгысының кагыйдәләре нигезендә борынгы 6 ортодокс философик системасын бөтенесен берләштерүгә омтылган.[1]

Thumb
Даянанда Сарасвати
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads