Демокрит

From Wikipedia, the free encyclopedia

Демокрит
Remove ads

Демокри́т Абдералы (грек. Δημόκριτος; Абдера, як. б.э.к. 460 ел — як. б.э.к. 370 ел) — борынгы грек фәлсәфәчесе, материалист, Левкиппның укучысы. Атомистикага нигез салучыларның берсе.

Кыска фактлар Демокрит бор. гр. Δημόκριτος, Туган телдә исем ...

Аның тормышы турында мәгълүматлар бик аз. Фракиянең Абдера шәһәрендә дөньяга килә. Күп илләрдә, шул исәптән Мисырда, Вавилониядә, Иранда, Һиндстанда була. Афинада ул пифагорчы фәлсәфәче Филолай, шулай ук Сократ вәгазьләрен тыңлый. Гомернең соңгы елларында ул борынгы заманның мәшһүр табибы Һиппократ белән тыгыз элемтәгә керә.

Демокрит күпкырлы иҗади хезмәт алып барган. Карл Маркс аны «греклар арасында беренче энциклопедик акыл» дип характерлаган. Демокритның хезмәтләре III—IV гасырларда югала. Аның иҗади мирасы фәкать аерым өземтәләр рәвешендә генә сакланган.

Демокритның үзенең колбиләүчелек демократия позициясенә якын булуын күрсәтә. Аныңча, кол — үзенең табигате белән кол. Социаль каршылыкларның тамырын ул кешеләрнең холкында күрә. Болай фикер йөртү материализмнан читкә алып бара. Ләкин Демокрит җәмгыятьнең алга баруының сәбәбен аның объектив ихтыяҗларында күрә, һәм җәмгыятьнең өзлексез үзгәрештә булуын аның күтәрелә бару сызыгы буенча атлавы дип бәяли.

Демокритның материалистик тәгълиматы фәлсәфә фәненең үсешенә зур йогынты ясый. Аның атомистик юнәлештәге фикерләрен киләсе буын фәлсәфәчеләре, бигрәк тә Эпикур белән Лукреций Кар дәвам итәләр. Аристотель Демокрит калдырган тикшеренү методына зур бәя бирә. Демокритның материализм юнәлешендәге фикерләрен Фрэнсис Бэкон үз иҗаты өчен олуг авторитет дип саный. Демокритның хезмәтләре табигать фәннәренең күренекле вәкилләре Гассенди, Лейбниц, Ньютон, Лаплас, Ломоносовларны үзенә җәлеп итә. Демокритның фәлсәфи тәгълиматы марксистик фәлсәфәгә зур йогынты ясый.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Викиөзек эчендә Демокрит темасы буенча бит бар

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads