Джимми Картер
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Джи́мми Ка́ртер (1924-2024) (ингл. Jimmy Carter), тулы исеме Джеймс Эрл Картер-кече (ингл. James Earl Carter Jr.) — АКШ сәясәтчесе, илнең 39 нчы президенты (1977—1981). АКШның Демократик фиркасе вәкиле.
1924 елның 1 октябрендә фермер гаиләсендә туа. Бала чагыннан баптизм яклы. Джорджия штатындагы Технологик институтны һәм Хәрби диңгез академиясен тәмамлый. 7 ел су асты көймәсендә әфисәр булып хезмәт итә.
1962 һәм 1964 елларда Джорджия штаты сенатына сайлана. Шул ук штатның губернаторы вазифасына да тәкъдим ителә, ләкин 1966 ел сайлауларында җиңелә. 1970 елда исә ул бу вазифага сайлана. 1976 елда Джимми Картер Демократик фирка тарафыннан президент мөддәтенә тәкъдим ителә һәм бу вазифага 1977 елда керешә.
Президент буларак Джимми Картер либерал-демократик реформалар үткәргән. Тышкы сәясәттә дә активлык күрсәткән. Мәсәлән, Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүен ул «халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу» дип атаган[7].
Президентлыктан соң да актив эшчәнлек алып бара[8][9].
2002 елда, президент вазифасыннан киткәннән соң ике дистә ел үткәч, аңа Тынычлык өчен Нобель премиясе бирелде[10]. TED конференциясендә чыгыш ясаганы бар.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads