Джордж Оруэлл

From Wikipedia, the free encyclopedia

Джордж Оруэлл
Remove ads

Джордж О́руэлл (ингл. George Orwell, чын исеме Эрик Артур Блэр, ингл. Eric Arthur Blair; 25 июнь 190321 гыйнвар 1950) — Британия язучысы һәм публицисты. «1984» антиутопик романы һәм «Мал ишегалды» хикәясе авторы буларак танылган. Сәяси телгә соңрак киң таралган салкын сугыш төшенчәсен кертә[5][6].

Кыска фактлар Джордж Оруэлл ингл. George Orwell, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Эрик Артур Блэр 1903 елның 25 июнендә Мотихарида (Һиндстан) Британия әфьюн бүлеменең колониаль башкармасы хезмәткәре гаиләсендә туа[7]. Изге Киприан мәктәбендә белем ала. 1917 елда стипендия ала һәм 1921 елга кадәр Итон Колледжына йөри. 1922 елдан 1927 елга кадәр Бирмада колониаль полициядә хезмәт итә. Соңрак озак вакыт дәвамында Бөекбританиядә һәм Аурупада төрле даими булмаган эшләрдә эшләп гомер сөрә. Шул ук вакытта нәфис проза һәм публицистика яза башлый. Парижга инде ул язучы булу нияте белән килә.

1936 елда өйләнә. Инде алты айдан хатыны белән Испаниядәге гражданнар сугышының Арагон фронтына китә. Сугышта авыр яраланганчыга кадәр бер ярым ел үткәрә.

Икенче бөтендөнья сугышы дәвамында Би-би-си каналында антифашистик тапшыру алып бара.

1950 елның 21 гыйнварында туберкулёз чиреннән Лондонда үлә.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads