Диңгез буе крае
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Диңгез буе крае (рус. Приморский край) — Россия Федерациясенең субъекты.
Край 1938 елның 20 октябрендә төзелә.
Административ үзәге — Владивосток шәһәре.
Мәйданы — 165,9 мең км².
Remove ads
География
Диңгез буе крае Ерак Көнчыгышның көньяк өлешендә урнашкан. Ярлары көньякта бик ергаланган. Култыкларның иң эресе — Бөек Петр култыгы. Эре утраулар: Русский, Попов, Путятин, Аскольд.
Крайның үзәк өлешен Сихоте-Алинь таулары алып тора (биеклеге 1855 метргача, Облачная тавы), көнбатышта Уссури һәм Ханка күле буе түбәнлекләре бар. Көрән күмер вә ташкүмер, полиметалл мәгъдәннәр, алтын, кургаш, графит, төзелеш материаллары чыганаклары бар.
Климаты уртача муссонлы. Кыш суык һәм кыска. Гынварның уртача температурасы яр буенда -12°…-14°С, эчке районнарда -20°…-27°С. Җәй яңгырлы. Июльнең уртача температурасы +14…+21°. Елга 600–900 мм явым төшә. Вегетация дәвере төньякта 120 —130 көн, көньякта 160—200 көн.
Remove ads
Тарих
Край ССРБ Югары Совет Президиумы указы буенча 1938 елның 20 октябрендә төзелә.[6]
Халык
Торак пунктлар
|
|
Административ бүленеш

Remove ads
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads