Дмитрий Лаптев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Дми́трий Я́ков улы Ла́птев (1701, Болотово ав., Бөек Луки өязе, Псков губернасы — 20 [31] гыйнвар 1771, анда ук) — рус котып тәдкйкатьчесе, вице-адмирал (1762).

Кыска фактлар Дмитрий Яков улы Лаптев, Туган ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

1718 елдан диңгез флотында. 1736 елдан Бөек Төньяк экспедициясе отрядларының берсе белән җитәкчелек иткән. 1739-1742 елларда ул Лена тамагыннан алып Зур Баранов борынына кадәр Төньяк Боз океаны яр буен, Анадыр елгасы бассейнын һәм тамагын, Анадыр кальгасеннән Пенжина култыгына кадәр коры җир юлларын тәдкыйк иткән. 1741-1742 елларда Зур Анюй һәм Анадыр елгаларын харитага төшергән. 1762 елда вице-адмирал мәнсабе белән истигъфага чыгарылган.

Remove ads

Хатирә

Лена тамагындагы борынга, Зур Ляховский утравы һәм Ауразия кыйтгасы арасындагы бугазга Лаптев исеме бирелгән.

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads