Дмитрий Одрина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Дмитрий Антонович Одина (1892, Телешовка авылы, Киев губернасы — 16 ноябрь 1919, Каменец-подольский) — украин сәяси һәм дәүләт эшмәкәре. Украина Халык Республикасының (УХР) Сәламәтлек саклау министры һәм министрлар советы рәисе урынбасары.[1].

 

Кыска фактлар Туу датасы, Туу урыны ...
Remove ads

Биографиясе

Киев янындагы бай булмаган күп балалы гаиләдә туган. Дүртенче земство мәктәбендә, аннары Киев фельдшерлар мәктәбендә укыган. Киевтагы земство фельдшер училищесын тәмамлаган, 1911 елда Мерин ирләр гимназиясенә укырга керү өчен экстерн имтиханнар тапшырган һәм 1916 елда Киев университетының медицина факультетына укырга керә алган.

Университетта Украина социалист-революционерлар фиркасе әгъзасе булып китә. Беренче дөнья сугышы вакытында фронтта санитар поездлар белән җитәкчелек иткән.

1917 елның июль соңыннан санитар-медицина бүлеге мөдире вазифасын башкара, хәрби-санитария мәсьәләләре буенча Симон Петраның урынбасары була.

1917 елның декабрендә Одина УН армиясенең Генераль хәрби-санитария идарәсе рәисе итеп билгеләнә. 1919 елның июненнән — Сәламәтлек саклау министры һәм УР министрлар советы рәисе урынбасары була..

Антанта Ак гвардиячеләр союздаш булганга күрә, УНР сәүдә блокадасына дучар ителә, бу блокана дару препаратларына да тарала, күп тә үтми илдә бик катлаулы эпидемиологик хәл барлыкка килә, төрле урыннарда йогышлы авырулар башлана. 1919 елның 16 октябрендә Украина Халык Республикасы Директориясе халыкара Кызыл тәре оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә — әмма үкенеч игътибарсыз кала.[2].

Килеп туган хәлдә Дмитрий Антонович тәүлегенә 16-18 сәгать эшләп хәлне үзгәртергә тырышты. Тик күп тә үтми үзе дә тутлы тиф белән авырый башлый.

1919 елның 16 ноябрендә Каменец-Подольск шәһәрендә үлә һәм шунда җирләнә.[2]

Remove ads

Искәрмә

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads