Дүртмеш

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Дүртмеш — дүртпочмак рәвешендәге ачык бәлеш.

Дүртмешнең эченә төйгән киндер орлыгына сөт, йомырка, шикәр комы, тоз кушып яхшылап болгаткан бериш куе катнашма салалар.

Төче камыр әзерлиләр дә, 0,5 см калынлыгында җәеп, майлы табага яисә калайга салалар. Камыр өстенә тигезләп 1,5 — 2 см калынлыгында эч ягалар. Камырның кырыен дүрт яктан күтәреп, дүртпочмак рәвешендә ачык бәлеш — дүртмеш ясап чеметеп куялар.

Бәлеш өстенә чи йомырка сөртеп, кызу мичкә яисә духовкага тыгалар.

Әзер дүртмешне майлап, өлешләргә бүлеп, кайнар килеш табынга чыгаралар. Аерым савыт белән катык куярга була.

100 г камыр, 120 г эч, 1/4 йомырка, таба майлау өчен һәм дүртмеш эченә 15 г май.

Remove ads

Чыганаклар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads