Дөрия Рамазанова

тел галиме, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia

Дөрия Рамазанова
Remove ads

Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы (рус. Рамазанова Дария Байрамовна, 17.09.1938, Пүкәл, Саба районы, ТАССР — 24.04.2019, Казан шәһәре, ТР) — тел галиме, филология фәннәре докторы (1998 ел), профессор (2008 ел), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2012 ел).

Кыска фактлар Дөрия Рамазанова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы 1938 елның 17 сентябрендә ТАССРның Саба районы Пүкәл авылында туган.

1955 елда Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлагач,[1] 5нче техник училищеда (Казан шәһәре) токарьлыкка укый, 296нчы п/я заводында эшли (1956−1964).[2] 1957—1963 елларда Казан университетында белем ала. 1967—1997 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997—2016 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

1967 елдан татар диалектологиясе өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре алып бара башлый.[2]

1970 елда «Урта Кама тирәсе татар сөйләшләре» темасына кандидатлык, 1998 елда «Көнбатыш Урал ареалы татар сөйләшләре формалашуы һәм яшәешенең тарихи-лингвистик үзенчәлекләре» темасына докторлык диссертацияләре яклый.[1]

2019 елның 24 апрелендә Казанда вафат була.[2]

Remove ads

Хезмәтләре

26 китап, 500дән артык фәнни хезмәт авторы.[3] Хезмәтләре татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә, Урта Кама төбәге, Башкортстан, Себер һәм Пермь татарлары сөйләшләре) карый.[4][5]

Подробнее Китаплары ...
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads