Евгений Колесников (1950)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Евгений Викторович Колесников (1950 елның 8 мае, Казан, ССРБ) — совет һәм Россия хокук белгече, Конституция һәм халыкара хокук буенча белгеч, юридик фәннәр докторы, Сарытау дәүләт юридик академиясенең конституциячел һәм халыкара хокук кафедрасы профессоры, Сарытау конституциячел хокук мәктәбе вәкиле.

Кыска фактлар Евгений Колесников, Туган ...
Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Remove ads

Тормыш юлы

Евгений Колесников 1972 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

1980 елның февралендә Валерий Лазарев һәм Давид Фельдман фәнни җитәкчелегендә Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтында «дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы» белгечлеге буенча «Гомумхалык дәүләт эшчәнлегендә хокук роле арту» кандидатлык диссертациясен яклый.

Сарытау дәүләт хокук академиясендә «Россия Конституция хокукы чыганаклары: теория һәм методология мәсьәләләре» (2000) докторлык диссертациясен яклый.

1975 елның ноябреннән 1983 елның августына кадәр дәүләт һәм хокук теориясен, совет дәүләт хокукын, чит илләрнең дәүләт хокукын юридик бүлегендә укыта (соңрак Н. П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университеты (Саранск шәһәре), ә 1983 елның августыннан — Сарытау юридик институтында (хәзер — Сарытау дәүләт юридик академиясе). 1988 елның октябреннән Сарытау дәүләт хокук академиясенең конституциячел һәм халыкара хокук кафедрасы доценты, аннары профессоры була, Россия Конституция хокукы, чит илләрнең конституция хокукы буенча лекцияләр укый, шулай ук «БДБ әгъзалары булган илләрнең конституциячел хокукы» дигән махсус курс укый.

Евгений Колесников җитәкчелегендә юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә шактый диссертацияләр якланган, конституциячел хокук фәнендә билгеле бер юнәлеш барлыкка килгән.

Remove ads

Фәнни эшчәнлек

Евгений Колесников конституциячел хокук теориясенең актуаль мәсьәләләре буенча тикшеренү эше белән шөгыльләнә. 70кә якын басма эш — мәкаләләр, тезислар, рецензияләр, монографияләр һ. б. бастырып чыгара. Аның хезмәтләрендә гомумтеоретик позицияләрдән хәзерге этапта Россия конституциячел хокук чыганаклары системасы анализлана; конституциячеллек, законлылык һәм илнең хокукый системасы нигезләре буларак Россия Конституциясенең аерым роле ачыклана; законнар һәм парламент актлары типологиясе карала.; РФ Президенты указларының, Россия Хөкүмәте карарларының, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары актларының законлы табигате күрсәтелә.

Remove ads

Төп басмалар

  • Колесников Е. В. Обычай как источник советского государственного права // Правоведение. − 1989. — № 4. — С. 19—25.
  • Колесников Е. В. Юридическая природа федеральных конституционных законов // Законодательство России в XXI веке. — М.: Городец-издат, 2002. — С. 35—42.
  • Колесников Е. В. Источники Российского конституционного права. — Саратов: Изд-во Саратовской государственной академии права, 1998.
  • Колесников Е. В. Некоторые аспекты развития российского конституционного законодательства // Конституционные чтения: Межвузовский сб. науч. тр. — 2007. — Вып. 8. — С. 11−16.

Әдәбият

  • Видные учёные-юристы России (Вторая половина XX века). Энциклопедический словарь биографий / Под ред. В. М. Сырых. — М.: РАП, 2006. — 548 с.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads