Зимства

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зимства
Remove ads

Зимства Россия империясендә сайлаулы җирле үзидарә органнары.

Кыска фактлар Зимства, Дәүләт ...

1864 елгы жир реформасы нигезендә гамәлгә кертелә, 1918 елда Совет хөкүмәте декреты белән бетерелә.

Казан губернасында

1864 елдан губерна һәм өяз зимствалары эшли. Зимстваларның житәкче органнары — губерна яки өяз җыелышлары, башкарма органнары — зимства идарәләре. Халык мәгарифе (зимства мәктәпләре), сәламәтлек саклау (филшерлек пунктлары, хастаханәләр, даруханәләр), элемтә, почта стансалары, почта-телеграф пунктлары, юл төзелеше, азык-төлек тәэминатына бәйле хужалык-көнкүреш оешмалары (шул исәптә агроном хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы кирәк-ярагын прокатка биреп торуны оештыру) белән идарә иткән. Идарәләр эшчәнлегенә губернатор, 1890 елдан Казан губернасындагы зимства эшләре буенча махсус идарәханә («присутствие») күзәтчелек иткән.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads