Зоя Малькова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Малькова Зоя Алексеевна (19 ноябрь 1921, Кизел — 1 сентябрь 2003, Мәскәү) — педагог, чагыштырма педагогика белгече; Мәскәү дәүләт педагогия чит ил телләре институтының инглиз теле факультетын тәмамлаган, РСФСР Педагогия академиясенең педагогика тарихы һәм теориясе институты янындагы аспирантураны уңышлы тәмамлаган; педагогия фәннәре докторы, ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы (1982); гомуми педагогика фәнни - тикшеренү институтының директоры.
Remove ads
Биографиясе
Зоя Малькова Кизел (Пермь өлкәсе) шәһәрендә 1921 елның 19 ноябрендә туган (ул елларда Кизел Пермь өлкәсенең эшчеләр касабасы була). 1949 елда Зоя Алексеевна Малькова Мәскәү дәүләт педагогия чит ил телләре институтын тәмамлый. Югары белем алып чыкканнан соң, гомуми белем бирү урта мәктәбендә укыта башлый. Алдынгы укытучы Малькова Зоя Алексеевна 1956 елларда ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең фәнни-тикшеренү учреждениеләре системасында фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә башлый. 1972 елда Малькова Зоя Алексеевна үзенең педагогия буенча язылган докторлык диссертациясен уңышлы яклый — педагогия фәннәре докторы булып китә. Зоя Алексеевна Малькова 1974-1991 елларда Гомуми педагогика гыйльми-тикшеренү институтының директор урынбасары һәм директоры булып эшли. Бу институт 1989 елдан бирле Педагогика теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты дип атала.
Моннан тыш Зоя Алексеевна Малькова 1986 елда ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең чагыштырма педагогика фәнни советының рәисе итеп сайлана. 1982 елның 26 мартында ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең академигы итеп сайлана.
Remove ads
Вафаты
2003 елның 1 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә вафат була һәм шәһәрнең Ваганьковский зиратында җирләнә.
Эшләре
- Малькова З. А. Современная школа США. — М., 1971.
- Малькова З. А. Школа и педагогика за рубежом. — М., 1983. — 191 с.
- Малькова З. А., Вульфсон Б. Л. Среднее образование в современном мире — М., 1987.
- Школьные реформы в развитых странах Запада / под ред. З. А. Мальково, В. С. Митино — М., 1992. — 157 с.
- Малькова З. А., Вульфсон Б. Л. Сравнительная педагогика — М., 1996. — 256 с.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads