Зыялылар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Зыялылар (яки Интеллигенция, халыкара әйләнешкә рус теленнән алынмасы[1][2] интеллигенция аркылы керә, Калып:IPA-ru; латынча: intelligentia):
- Инглиз телле Википедияда: Интеллигенция - эшчәнлекләре мәдәниятны үстерүгә һәм таратуга юнәлтелгән комплекс интеллектуаль һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыйлләнгән кешеләрдән торучы җәмгыяви сыйныф, үзләренә якын булган интеллектуаллар һәм җәмгыяви төркемнәрне ала (мәсәлән, рәссамнар һәм мәктәп укытучылары). Бу термин башта күбрәк Россия, соңгырак Советлар Берлеге контекстында кулланылды. Таррак мәгънәсе аерым интеллектуалларның төркемнәренең үзбилгеләнүләренә бәйле.[3]
- Оксфорд сүзлекләре онлайн: Интеллигенция - интеллектуаллар яки югары белемле кешеләр төркеме, аеруча мәдәни яки сәяси тәэсире булган берлек буларак каралганда.[4]
- Merriam-Webster сүзлеге онлайн: Интеллигенция - сәнгәти, җәмгыяви яки сәяси авангард яки элита әгъзәләре булган интеллектуаллары.[5]
Бу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар. Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк. |
Remove ads
Төшенчәнең тарихы
Интеллектуаль элитаны аерым җәмгыяви сыйныф буларак күрү төшенчәсе тарих өчендә борыңгы заманнардан күзәтелә. Үрнәкләр буларак фәлсәфәче патшалар, Платонның Җөмһүрият саклаучылары һәм хәзер тарих һәм мәдәният саклаучылары буларак күренгән урта гасыр Европа монахлары.
"Интеллигенция" терминының беренче кулланылышы Россия империясендә XIX гасырның беренче яртысында урын ала. Мәсәлән, Василий Жуковский бу сүзне үзенең 1836 елгы көндәлегендә куллана. Пруссия патшалыгы өлеше булган Бөек Польшада термин бүгенгесенә якын мәгънәдә поляк фәлсәфәче Карол Либелт тарафыннан алга сөрелгән иде, Польша фәнни даирәләрдә аеручa 1844 елда аның O miłości ojczyzny (Туган якны сөю турында) әсәренең бастырылуыннан соң киң тарала. Бу хезмәтендә Либелт "интеллигенция"не халыкка үрнәк күрсәтүче галим, укытучы, дини хезмәтче, инженерлар һәм барлык үзләренең югарырак гыйлемнәре кушканча башкаларга үрнәк күрсәтүче укымышлы халык әгъзалары буларак билгели. Шулай ук бу термин белән аны 1860нчы еллар дәвамында актив кулланып популяштырган рус язучысы Петр Боборыкин бәйле - 1904 елда ул үзен анарга исем бирүчесе дип билгеләгән иде. Шулай бу термин инглизчәгә һәм берничә башка телгә кергән.
Шулай ук интеллектуаллар яки укымышлы кешеләрдән торган элита сыйныфларның барлыкка килүе башка Европа илләрендә дә күзәтелә (мәсәлән, "intellectuels" Франциядә һәм "Gebildete" Алманиядә).
Нобель премиясе номинанты, фәннәр докторы Виталий Тепикин билгеләгән интеллигенция билгеләре:
1) үз заманы өчен алдынгы булган әхлакый идеаллар, якыныңа сизгерлек, чагылышларында такт һәм йомшаклык;
2) актив акыл эше һәм өзлексез үзлегеңнән белем алу;
3) үз халкыңа ышануга һәм кече һәм зур Ватанга карата ихлас, бетмәс – төкәнмәс мәхәббәткә нигезләнгән патриотизм;
4) интеллигенциянең барлык отрядларының (күпләр уйлаганча, аның сәнгать өлешенең генә түгел) иҗади арымый-талмый эшләве, фидакарьлек;
5) бәйсезлек, үз-үзеңне белдерү ирегенә омтылу һәм анда үзеңне табу;
6) гамәлдәге хакимияткә тәнкыйди караш, гаделсезлекнең, антигуманизмның, антидемократизмның теләсә нинди күренешләрен гаепләү;
7) иң кыен шартларда вөҗдан биргән ышануларыңа тугрылык һәм хәтта үз-үзеңнән ваз кичүгә омтылу;
8) чынбарлыкны бертөрле аңламау, ә кайчакта-һәм консерватизм чагылышына;
9) тормышка ашмаганлык (реаль яки тоелган) аркасында үпкәләү хисе, бу кайчакта интеллигентның чикле йомыклыгына китерә;
10) вакыт-вакыт аңламау, интеллигенциянең төрле отрядлары, шулай ук бер отряд вәкилләренең бер-берсен кабул итмәве, бу эгоизм һәм импульсивлык өянәге белән килеп чыга (ешрак сәнгать интеллигенциясенә хас).[6]
Remove ads
Рус марксистларның концепциясе
Советлар Берлеге
1977нче ел татар телле чыганакларда: Фән, техника һәм мәдәниятнең төрле өлкәсе буенча белем алган һәм шул өлкәдә даими рәвештә акыл хезмәте белән көн күрүче кешеләрдән торган җәмгыяви катлау.[7]
Киңрәк кулланылыш
Әдәбият
Шулай ук карагыз
- Укымышлылар
- Иҗади сыйныф
- Гыйльми хезмәтчеләр
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads