Зыя Әминев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Әминев Зыя Әскать улы (1914 елның 9 ноябре1969 елның 12 марты) — галим-тарихчы, югары мәктәп эшмәкәре. 1939-1947 елларда Бөре укытучылар институтында укыта, ССРБ тарихы кафедрасы мөдире, институт директоры урынбасары. 1950-1965 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының һәм Башкорт дәүләт университетының ССРБ тарихы кафедрасы мөдире. Тарих фәннәре докторы (1968).

Кыска фактлар Туу датасы, Үлем датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Зыя Әскать улы Әминев 1914 елның 9 ноябрендә Россия империясе Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге БАССР, Салават районы) Лаклы авылында туган.

Карл Либкнехт исемендәге Мәскәү индустриаль-педагогия институтын тәмамлаган (1939), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Җәмәгать фәннәре Академиясендә укыган (1950)[1].

Хезмәт юлы

19391947 елларда Бөре шәһәрендәге Укытучылар институтының олуг укытучысы, ССРБ тарихы кафедрасы мөдире, Укытучылар институты директоры урынбасары.

19501969 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының укыту һәм фән бүлеге буенча директор урынбасары, 1965 елга чаклы ССРБ тарихы кафедрасы мөдире

Башкортстанда Октябрь революциясе һәм Ватандашлар сугышы тарихы буенча монография авторы. 1968 елда докторлык диссертациясе яклый.

Фәнни тикшеренүләре XX гасырның I чирегендә Башкортостанның сәяси һәм иҗтимагый-икътисади тарихына, 1917 елгы Октябрь революциясенә һәм Көньяк Уралдагы Ватандашлар сугышына багышланган. 30га якын фәнни хезмәт авторы[2].

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads