Зөлфия Габидуллина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зөлфия Габидуллина
Remove ads

Зөлфия Габидуллина ( 22 ноябрь 1965(19651122), Джамбул, Казакъ ССР, СССР ) - Казакъстан Паралимпия спортчысы, йөзү буенча халыкара класслы Казакъстан Республикасы спорт мастеры, Казакъстан Паралимпия командасы капитаны.

Кыска фактлар Зөлфия Габидуллина, Туган ...
Remove ads

Спорт нәтиҗәләре

Чыгышы буенча татар. 1971 елда авариягә дучар була, исерек мотоциклчы аны бәрдерә, нәтиҗәдә — умыртка баганасы, баш, кул һәм аяк җәрәхәтләре ала.

Зөлфия төшенкелеккә бирелми, күнегүләр ясый башлый. 1991 елда инвалид коляскаларда узышу буенча беренче Президент ярышларында катнаша, дүрт беренче урын яулый.

1994 елда инде ике төрдә —җиңел атлетика һәм йөзүдә катнаша, сигез беренче урын ала.

2007 елда профессиональ рәвештә йөзү белән шөгыльләнә башлый. Аның тренеры - физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт клубы директоры, Казакъстан Республикасының атказанган тренеры Саттар Бейсембаев.

2012 елда Лондонда узган 2012 җәйге паралимпия уеннарында йөзүче аркада 50 метр дистанциядә чыгыш ясый һәм S3 категориясендә 12 нче нәтиҗә күрсәтте.

2014 елның 23 октябрендә йөзүче Инчхондагы паназиат уеннарында 1:44.33 секунд нәтиҗә белән алтын медаль яулый.

Зөлфия Габидуллина Глазгода 2015 елгы Дөнья чемпионатында ике бронза медаль яулый.

2016 елның сентябрендә җәйге Паралимпия уеннарында Казакъстан тарихында Рио-де-Жанейрода ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә беренче медален яулый. Шулай ук Рио-де-Жанейрода ирекле стильдә 50 метрга дүртенче, 50 м га аркада йөзүдә алтынчы урын яулый.


2016 елда ул Рио-2016ның иң яхшы 3 хатын-кыз спортчысы исемлегенә кертелә.

2016 елда Германия ачык чемпионаты җиңүчесе.

2017 елның 1 июнендә Тараз шәһәре хакиме Рөстәм Даулетов Зөлфия Габидуллинага яңа фатир ачкычы тапшыра.

2017 елның 10 июлендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган һәм күрү сәләте бозылган арасында йөзү буенча Германия ачык чемпионатында Казакъстан кызы Зөлфия Габидуллина 03:26.65 нәтиҗәсе белән 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә дөнья рекорды куйды.

2017 елның 7 декабрендә Зөлфия Габидуллина Мексикада йөзү буенча дөнья чемпионы булды һәм Халыкара Паралимпия Комитетыннан 2017 елгы дөнья сериясе өчен махсус премия алды.

Remove ads

Гаилә

Паралимпия уеннары

Подробнее Ел, Урын ...

Дөнья чемпионаты

Подробнее Ел, Урын ...

Европа чемпионаты

Подробнее Ел, Урын ...

Азия парагамнары

Подробнее Ел, Урын ...
Remove ads

Искәрмәләр

Кызы - Руфия Габидуллина [1] .

Бүләкләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads