Игенче (газета)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Игенче» – татар телендә Башкортстан ның Чакмагыш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы.
Төп темалар – Чакмагыш районының иҗтимагый, мәдәни тормышы, күренекле якташлары турында мәкаләләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, эш кешеләрен хөрмәтләү. Гәҗит төрле катлау укучыга исәпләнгән. Реклама да басыла.
Remove ads
Тарих
- Район газетасының беренче саны 1931 елның 25 декабрендә, ике битле генә булып, “Ярышка” исеме белән чыга.
- 1937 елның 30 апреленнән “Коммунизмга” исеме белән нәшер ителә.
- 1963 елның 6 мартыннан, Чакмагыш районы белән Кушнаренко районы берләшкәч, “Агыйдел” исеме белән чыга, Кушнаренкода басыла.
- 1965 елның 18 апреленнән хәзерге Игенче исеме белән Чакмагышның үзендә нәшер ителә.
- 2004 елдан Башкортстан Республикасының «Чакмагыш мәгълүмат үзәге» редакция-нәшрият комплексы дәүләт - унитар
предприятиесенә карый.
Remove ads
Мөхәррирләр
- 1931 елның 25 декабрендә чыккан беренче санны Имаметдин Фәтхуллин имзалый.
- 1933 елдан гамәли мөхәррир итеп Гаян Вәлишин билгеләнә.
- 1935 - 1948 елларда Хадим Канзафаров,
- 1948 - 1975 елларда Фәррәхия Галиева,
- 1975 - 2002 елларда Хәйдәр Басыйров,
- 2002 - 2009 елларда Марис Нәзиров,
- 2009 елдан Вазих Исхаков исемендәге премия иясе Фәнис Әмирханов.
Бүлек мөдире булып Башкортстанның атказанган матбугат һәм гаммәви мәгълүмат хезмәткәре Рәзифә Сәхапова эшли.
Мөхәрририяттә 21 кеше эшли. атнасына 3 мәртәбә сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрне чыга. Шимбә көнне урысча кушымта белән чыга. 2002 елдан башк. “Саткылар” гәҗите чыга. 2014 елның 1 яртысына тираж 6 000 данә.
Remove ads
Чыганаклар
Моны да карагыз
- Авыл таңнары
- Караидел хәбәрләре
- Башкортстанның район гәҗитләре
- «Сарманай», газета.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads