Игорь Возовик

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Игорь Возовик (рус. Игорь Семёнович Возови́к) — галим, ТАССРның атказанган механизаторы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Кыска фактлар Игорь Возовик, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

1955 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1956-1957 елларда Татарстан Республикасының колхоз рәисләре мәктәбендә, 1957-1967 елларда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә, 1960 елдан механикалаштыру бүлеге мөдире булып эшли. 1967 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта, 1968 елдан шушы институтның «Машина-трактор паркыннан файдалану» кафедрасы мөдире итеп сайлана. Хезмәтләре бөртекле-кузаклы үсемлекләрне урып-җыюны механикалаштыруга, егылган борчак сабагын күтәртү технологиясенә һәм урып-җыю машиналарының эш җиһазлары параметрларын нигезләүгә карый. Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре борчак игүнең үрнәк технологиясенә кертелә, Бердянск махсус конструкторлык бюросында уру машиналарын проектлау өчен файдаланыла. Уйлап табуга караган 10 га якын авторлык таныклыгы бар (автордашлары - Әнәс Җомагылов, Ринат Нуруллин).

ТАССРның атказанган механизаторы (1972). Медальләр белән бүләкләнә.

Remove ads

Фәнни хезмәтләре

  • Операционная технология возделывания и уборки зернобобовых культур. М., 1987 (автордаш).
  • Индустриальная технология уборки зернобобовых культур. Казань, 1989.

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads