Идел буе Алманнары Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Идел буе Алманнары Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Автономная Советская Социалистическая Республика Немцев Поволжья, алман. Autonome Sozialistische Sowjetrepublik der Wolgadeutschen) — РСФСР составында булган автономияле республика.
Remove ads
Тарих
Идел буе алманнарының Автономияле Совет Социалистик Республикасы 1923 елның 19 декабрендә Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенең үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1928—1934 елларда — Түбән Идел өлкәсе (Түбән Идел крае) составында, 1934—1936 елларда — Сарытау крае составында булган.
1936 елда Сарытау крае составыннан чыгарыла һәм РСФСРның туры буйсынуга күчерелә.
1941 елның 28 августындагы ССРБ Югары Шурасы Президиумы указы буенча Идел буе алманнары «меңнәрчә һәм ун меңнәрчә» булган шпионнар турында белдермәүдә гаепләгәннәр һәм Казакъ ССРга, Алтайга һәм Себергә сөрелгәннәр.[1].
Идел буе алманнарының АССР-ы Сарытау һәм Сталинград өлкәләре арасында бүленгән.[2]
Remove ads
Халык
Remove ads
Администрив бүленеш
1941 елда Идел буе Алманнары АССР Энгельс шәһәренә һәм 22 кантонга (районга) бүленгән:
- Бальцерс кантоны
- Гмелинская кантоны
- Гнаденфлюр кантоны
- Добринка кантоны
- Зельман кантоны
- Золотое кантоны
- Иловатка кантоны
- Иске Полтавка кантоны
- Каменка кантоны
- Красный Кут кантоны
- Красный Яр кантоны
- Куккус кантоны
- Лизандергей кантоны
- Мариенталь кантоны
- Марксштадт кантоны
- Палласовка кантоны
- Терновка кантоны
- Унтервальден кантоны
- Федоровка кантоны
- Франк кантоны
- Экгейм кантоны
- Эрленбах кантоны
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads