Илгиз Кадергулов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Илгиз Кадергулов
Remove ads

Илгиз Кадергулов, Илгиз Раян улы Кадергулов (баш. Илгиз Раян улы Ҡәҙерғолов, шулай ук Ҡыҙырғолов[1], 1976 елның 4 ноябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Байгуҗа) — физика галиме, физика-математика фәннәре докторы (2014), БР Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе ректоры (2017 елдан).

Кыска фактлар Илгиз Кадергулов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 4 ноябрендә БАССР Ишембай районы Байгуҗа авылында туган. Ишембай районы Кинҗәбулат урта мәктәбен (1993), «физика» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетының физика факультетын (1998, аерым билгеле дипломга), БДУ аспирантурасын (2001) тәмамлый. Физика-математика фәннәре кандидатлыгына (2000, вакытыннан алда) һәм докторлыгына (2014) диссертацияләр яклый.

Хезмәт юлы

1998 елдан — Молекула һәм кристаллар физикасы институтында стажер инженер-тикшерүче.

2001 елданБашкорт дәүләт университетында: теоретик физика кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы, 20052006 елларда — доцент.

2006 елда БР хөкүмәте аппаратының мәгариф һәм фән бүлегенә баш белгеч итеп чакырыла.

2006 елдан — Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә: 20062009 елларда — уку эшләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча проректор.

20092010 елларда — БР мәгариф министрлыгы каршындагы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы[2].

20102011 еллардаБДУның Стәрлетамак филиалы директоры.

20112012 елларда — Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе ректоры (академия БДУга кушылганчы).

2012 елдан янәдән БДУда: 20122013 елларда — тәрбия эшләре буенча проректор, 20132015 елларда — уку эшләре буенча проректор, дәүләт идарәсе Кече академиясе директоры.

20152017 еллардаБДУның Нефтекамадагы филиалы (452681 БР, Нефтекама, Тракт урамы, 1) директоры.

2017 елның февраленнәнБР Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе (рус. БАГСУ) ректоры [3].

Remove ads

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе

Теоретик физика. Антисегнетоантиферромагнетикларда магнитоэлектрик дулкыннар. 156 фәнни хезмәт һәм укыту-методик әсбап авторы.

Гаиләсе

Өйләнгән, өч баласы бар.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads