Иллинойс (штат)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Иллинойс (штат)
Remove ads

Иллино́йс (ингл. Illinois) – АКШ Урта көнбатышында урнашкан штат. Мәйданы – 150 мең км². Халык саны – 12,4 млн. кеше (2000) (халык саны буенча АКШда бишенче штат). Башкаласы – Спрингфилд шәһәре, иң зур шәһәр – Чикаго; башка эре шәһәрләр: Рокфорд, Пеория, Орора, Нейпервилл, Декейтер.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кушамат/тәхәллүс ...

Бу терминның башка аңламнары да бар, Иллинойс (мәгънәләр) битен карагыз.

Рәсми атама – «Линкольн җире» (Land of Lincoln), шулай ук «Прерия штаты» (Prairie State). Рәсми девиз State sovereignty, national union («Штат бәйсезлеге, милли берлек»).

Штат төньякта Висконсин белән, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Индиана штаты белән, көньякта Кентукки штаты белән, ә көнбатышта Айова һәм Миссури штатлары белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Мичиган күле белән чикләнгән.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads