Илшат Вәлиулла

татар шагыйре, публицист From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Илшат Әхәт улы Вәлиуллин (19.03.1967; Олы Ачасыр, Яшел Үзән районы, ТАССР) — татар шагыйре, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006),[1] Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2009).[2]

Кыска фактлар Илшат Вәлиулла, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Ул 1967 елның 19 мартында Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туа. 1984 елны Олы Ачасыр урта мәктәбен тәмамлап, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 19851988 елларда Тын океан Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.

Илшат Вәлиулла 11 яшеннән шигырьләр яза башлый. 1984—1985 елларда, Казан дәүләт университетында укыганда, шигырьләре белән сәхнәләрдә, әдәби радиотапшыруда чыгыш ясый. Студентларның «Әллүки» әдәби түгәрәгендә актив катнаша.

«Татар декадансы» дигән беренче әдәби мәкаләсе «Татар иле» газетасында (1994) һәм «Идел» яшьләр журналында (1995) басыла.

Аның мәкаләләре «Яшел Үзән», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» газеталарында һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында басыла.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads