Һинд дине

From Wikipedia, the free encyclopedia

Һинд дине
Remove ads

Һинд дине яки Һиндуизм Көньяк Азиядә, иң күбесе Һиндстанда доминант дин яки яшәү рәвеше. Гәрчә Һинд дине составында төрле фәлсәфәләр булса да, ул уртак концепцияләр, шул ук текст чыганаклары, уртак йола техникалары, космология һәм изге урыннарга зиярәт кылу белән берләштерелгән. Аның составына (башка деноминацияләр арасында) Шайвизм, Вайшнавизм һәм Шактизм керә, һәрберсе уралган ышанулар һәм гамәлләр төрлелеге белән. 1 миллиард тарафдар белән Һинд дине Христианлык һәм Исламнан соң дөньяда өченче иң зур дин.

Кыска фактлар ... хөрмәтенә аталган, Урын ...
Thumb
Иң зур һиндуист гыйбадәтханәләре берсе
Thumb
Кайлас изге тавы, Тибет, Шиваның рухи тору урыны булып санала
Thumb
Һинди свастикасы, дини билге

Һинд дине дөньяда "иң борынгы дин" дип аталган. Кайбер кулланучылар аны [[Санатани|санскр. (IAST) Санатана Дхарма]], "мәңге канун" яки "мәңге ысул" дип атыйлар. Көнбатыш галимнәре Һинд динен төрле һинд мәдәниятләре һәм йолалары синтезы буларак күрәләр. Аның тамырлары арасында соң Веда чорының Веда дине һәм аның Брахманнар статусына йогынтысы, әмма шулай ук Һинд Үзәне Цивилизациясе диннәре һәм киң таралган җирле йолалар һәм бер нигезләүче юк булу. Ул самимилек, тере җанварларны җәрәхәтләмәү (аһимса), түземлелек, хәлгә керү, үзеңне чикләү, мәрхәмәтлелек һәм башка шундыйлар кебек мәңге бурычлар үтәргә куша.

Һинд ышануларында мөһим темаларга дүрт Пурушартха, адәм тормышының тиешле максатлары, атап ук әйткәндә Дхарма (әхлак/вазыйфалар), Артха (муллылык/эш), Кама (эмоцияләр/сексуальлек) һәм Мокша (ирекле булу), шулай ук карма (гамәл, ният һәм нәтиҗәләр), самсара (яңадан туулар циклы) һәм төрле Йогалар (мокшага ия булу ысуллары һәм гамәлләре) керә. Һинд гамәлләренә пуджа (гыйбадәт кылу) һәм укулар, медитация, гаиләгә ориентацияләнгән узу ритуаллары, ел саен узучы бәйрәмнәр һәм изге урыннарга бару ритуаллары керә. Кайбер Һинд дине тарафдарлары мокшага ия булу өчен иҗтимагый дөньяны һәм материаль милекләрен калдырып, гомер буена дәвам итүче Санньясада (аскетик гамәлләрдә) катнашалар.

Һинд текстлары Шрути ("ишетелгән") һәм Смрити ("истә калдырылган")га классификацияләнәләр. Бу текстларда теология, фәлсәфә, мифология, Ведик яджна, йога һәм агамик ритуаллар һәм башка темалар арасында гыйбадәтханә төзү турында сүз алып барыла. Төп язмаларга Ведалар, Упанишадалар, Бхагават Гита һәм Агамалар керә.

Remove ads

Этимология

Һинд сүзе Һинд субкыйтгасының төньяк-көнбатыш өлешендәге (хәзерге Пакистан һәм Төньяк Һиндстан) Һинд елгасы өчен Һинд-Ария сүзе Синдхудан алынган. Гэвин Флад буенча, чын "Һинд" сүзе Һинд елгасы артында яшәгән кешеләр өчен фарсы географик атамасы буларак пәйда була, атап ук әйткәндә б.э.к. 6-нчы гасыр Дарий I (б.э.к. 550-486) язмаларында. Бу борынгы язмаларда "Һинд" термины географик атама булган һәм ниндидер дингә карамаган. "Һинд"нең дингә карый торган беренче язмалар арасында 7-нче гасырның Хуандзянның Көнбатыш Регионнар Язмасы һәм 14-енче гасыр фарсы Абдельмалик Исаминың Футуху-салатины булырга мөмкин.

Тапар раславынча Һинд сүзе Авестада һептаһинду буларак бар - ул Ригведаның сапта һиндуга тәңгәл, шул ук вакытта Һиндстан (Һиндстан буларак әйтелә) безнең эрага кадәр 3-енче гасырның Сасани язмаларында табыла, боларның икесе дә төньяк-көнбатыш Көньяк Азиянең өлешләренә карый. Гарәп термины әл-Һинд Һинд елгасы буйлап яшәгән кешеләргә караган. Гарәп термины үзе Исламгача чор Һиндудан алынган, бу бөтен Һиндстан кешеләренә караган. 13-нче гасырга Һиндстан Һинд иленең популяр альтернатив исеменә әверелгән һәм ''һиндләрнең илен'' аңлаткан.

Һинд термины соңрак Сансрит текстларда очраклы рәвештә кулланылган, шулар арасында Кашмирның Раджатарангинилары (Һиндука, якынча 1450) һәм кайбер 16-нчы гасырдан алып 18-енче гасырга кадәрге Бенгальле Гаудия Вайшнава текстларында, шулар арасында Чайтанья Чаритамрита һәм Чайтанья Бхагаватада. Бу текстлар бу атаманы Һиндләрне мөселманнардан аеру өчен кулланган, соңгылары явана (чит ил кешеләре) яки млеччхалар (вәхшиләр, варварлар) дип аталган, шул ук вакытта 16-нчы гасыргы Чайтанья Чаритамрита тексты һәм 17-нче гасыр Бхакта Мала тексты "Һинд дхармасы" гыйбарәсен кулланган. 18-нче гасырның ахырына гына Европалы сәүдәгәрләр һәм колонистлар Һинд диннәре тарафдарларын Һиндулар (Һиндләр) дип атый башлаган. Һинд дине термины (Һиндуизм дип язылган) Һиндстанга җирле булган дини, фәлсәфи һәм мәдәни йолаларны билгеләү өчен 18-енче гасырда инглиз теленә кертелгән

Хокенакалда халык Ходаена табыну күренеше

Шулай ук карагыз

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads