Иннокентий Смоктуновский

From Wikipedia, the free encyclopedia

Иннокентий Смоктуновский
Remove ads

Иннокентий Михайлович Смоктуновский (туганда —Смоктунович; 28 март 1925 ел3 август 1994 ел) — совет һәм Россия театр һәм кино актёры. ССРБ-ның халык артисты (1974), Социалистик Хезмәт Герое (1990). Ленин премиясе лауреаты (1965). Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Кыска фактлар Ватандашлык, Хезмәт итүе ...
Remove ads

Биографиясе

Иннокентий Михайлович Смоктуновский 1925 елның 28 мартында Томск губернасының Томск өязе (хәзерге Томск өлкәсенең Шегар районы) Татьяновка авылында туган. [7].

Әтисе фронтка киткәч, Иннокентийгә гаиләне туендырырга туры килә. Ул фельдшер-акушерлык училищесын тәмамлый, аннары киномеханиклар курсларына күчә, 1942 елда Красноярскида урнашкан хәрби частьта һәм аның каршындагы госпитальдә эшли[8]. Шул ук елны Красноярск драма театрына статист булып керә; күп еллар узгач актер үзенең интервьюларының берсендә театр билетларын ясарга өйрәнүен таный:билетларны көн саен сатып алырга мөмкинлек юк иде, ә театрдан башка яши алмадым, дигән ул[15].

1943 елның гыйнварында армиягә алына һәм ул вакытта Арчада булган Киев пехота училищесына җибәрелә. Шул ук елның августында офицер исемен алмыйча фронтка, 75 нче гвардия укчылар дивизиясен тулыландыруга җибәрелә [9]. .

Сугышны Гревесмюлендә 1945 елда тәмамлый [10].

1946 елда Красноярскида театрга эшкә керә, аннары Мәскәүгә күчеп килә.

1957 елда Георгий Товстоногов аны Ленинградның Зур драма театрына чакыра, анда ул Достоевскийның "Идиот"ында кенәз Мышкин образын драматик интерпретациясе белән тамашачыларны шаккатыра. Аның иң яхшы рольләренең берсе — Алексей Константинович Толстойның "патша Федор Иоаннович" (Кече театр, 1973) пьесасында төп роль.

Иннокентий Смоктуновский 1994 елның 3 августында Мәскәү янындагы санаторийда инфаркттан соң дәваланган вакытта вафат була. Аны соңгы юлга көчле алкышлар белән озаталар: моңа кадәр бер Россия актеры белән дә мондый хәл булмый[11]. Сәхнә остасы Мәскәүнең Новодевичье зыяратында җирләнгән.

Remove ads

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • РСФСР-ның атказанган артисты (1964)[12]
  • РСФСР-ның халык артисты (1969)
  • ССРБ-ның халык артисты (1974)[13]
  • Словакиянең атказанган сәнгать эшмәкәре (1970)
  • Социалистик Хезмәт Герое (1990) — «совет театр сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен»
  • Өч Ленин ордены[11]
  • 1-се дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11 март 1985)
  • Халыклар Дуслыгы ордены
  • Ике «Батырлык өчен» миналы
  • «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» миналы һәм башка (20, 30, 40 еллык) юбилей миналлары
  • «Варшаваны азат иткән өчен» һәм башка мизалдар
  • Ленин премиясе (1965) — за исполнение главной роли в фильме «Гамлет»
  • РСФСР-ның бертуган Васильевлар исемендәге дәүләт премиясе (1971)
Remove ads

Искәрмәләр

Библиография

Смоктуновский турында фильмнар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads