Интернет-кибет
Интернет челтәрендә тауарлар яки/һәм хезмәтләр сату/алу мөмкинлеген бирүче сервис, бөтендөнья пәрәвезендә бер веб-сайт буларак эшли From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Интерне́т-кибет (ингл. online shop яки e-shop) — Интернет челтәрендә тауарлар яки/һәм хезмәтләр сату/алу мөмкинлеген бирүче сервис, бөтендөнья пәрәвезендә бер веб-сайт буларак эшли.

Сәхифәсенә кергән кулланучы, үз гизгеченнән кирәкле тауар яки хезмәткә заказ ясый, заказны алу һәм түләү ысулын сайлый, түләү картасы яки башка төр электрон акчалары белән шуннан ук түли дә ала.
Бүгенге көн иң эре онлайн сәүдә ширкәтләре — Кытайның Alibaba Group (en) һәм АКШ-ның Amazon.com (en) һәм
eBay ширкәте (en) булып торалар.[1]
Төшенчә 1979 елда инглиз уйлап табучы Майкл Алдрич (en) тарафыннан барлыкка китерелә — аның Videotex (en) системасы транзакцияләр ясаучы санакка стандарт телефон челтәре аркылы бәйләнә торган үзгәртелгән гади телевизорлардан тора иде.[2]
Интернет-кибете шулай ук Кибернетик кибет, Kibet-Shop яки Пәрәвез-кибете дип йөртелә. «Пәрәвез» сүзен монда «Бөтендөнья пәрәвезеннән» («Всемирная паутина») алып куйганнар күрәсен, әмма «Бөтендөнья пәрәвезе» — мәгълүмат системасы[3][4], ә «Интернет» — санаклар челтәре, аларны бер-берсе белән бутарга ярамый[3][4][5].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads