Инфузорияләр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Инфузорияләр
Remove ads

Инфузо́рияләр яки керфеклеләр (лат. Ciliophora) — бер күзәнәкле хайваннар төркеме. Alveolata төркеменә керә. 6 меңгә якын төре бар, Татарстанда 70 тән артык төре билгеле.

Кыска фактлар Инфузорияләр, Халыкара фәнни исем ...

Инфузорияләр башка бер күзәнәкле хайваннардан органеллалары — хәрәкәт функциясен башкаручы керфекчәләр һәм икеләтелгән төше булу белән аерылып тора. Инфузорияләрнең 2 астибын билгелиләр: иркен йөзүче керфеклеләр (Ciliata) һәм беркетелүче имүчеләр (Suctoria), аларның калынайган очында корбанын параличлый һәм үтерә торган матдәләр бүлеп чыгаручы ау кармавычлары бар.

Инфузорияләр әйләнә-тирәлек пычрануның органик индикаторы булып тора. Бактерияләр белән тукланып сулыкларны чистартуда һәм сәламәтләндерүдә, агым суларны биологик чистартуда мөһим роль уйныйлар.

Remove ads

Төзелеш

Инфузорияләрнең тәне тышкы яктан пелликула белән капланган цитоплазмадан тора. Цитоплазмада су балансын, сулышны көйләүче һәм осмотик басымны көйләүче 1-3 кыскарту вакуольләре, һәм 2 тип төш бар: макронуклеуслар - тереклек процессларын көйләүче һәм микронуклеуслар - җенси процесста, ягъни нәсел информациясен тапшыруда катнашучылар.

Инфузорияләр бактерияләр, иң түбән төзелешлеләр һ.б. микроорганизмнар белән күзәнәкнең өске ягында урнашкан авыз куышлыгы (цитост) аша туклана. Ашкайнату процессы ашкайнату вакуольләрендә бара. Җенессез (күзәнәкнең икегә бүленүе) һәм җенси юл белән үрчи.

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads