Ирек Зарипов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ирек Зарипов
Remove ads

Зарипов Ирек Айрат улы (27 март 1983 ел) — Россиянең атказанган спорт мастеры,[1]. Җәмәгать эшлеклесе. Ванкувердагы физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары — Паралимпиаданың дүрт тапкыр чемпионы, Сочи олимпиадасында Россия вәкиле, терәк-хәрәкәт әгъзалары зарарланган инвалидларның Россия физкультура һәм спорт федерациясенең беренче вице-президенты. Халык телендә "Башкорт Маресьевы" дигән исем алган, аның спорт буенча иптәшләренә рәсми рәвештә дә "заман Маресьевлары" дигән шушындый бүләкләр тапшырыла[2]

Thumb
Дмитрий Медведев Ирек Зариповка IV дәрәҗә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» орденын тапшырды
Кыска фактлар Ватандашлык, Кайсы ил өчен чыгыш ясый ...
Remove ads

Биографиясе

Ирек Айрат улы Зарипов 1983 елның 27 мартында Башкорт АССР ның Стәрлетамак шәһәрендә туган.

2000 елда — 17 генә яшьлек чагында автомобиль һәлакәтеннән соң аның ике аягын да кисәләр.

Инвалидлыгына карамастан Һөнәрчелек лицеен һәм Башкортстан икътисади-юридик колледжын тәмамлый[3] . «Идел» спорт клубында күнегүләргә йөри башлый (беренче тренеры — Ф. Н. Габдуллин) [4].

Ирек спортның төрлеләрендә: җиңел һәм авыр атлетика, йөзү, өстәл теннисы үзен сынап карый.

2004 елда аны Башкортстан Республикасының җиңел атлетика буенча командасына кертәләр; Россия чемпионатында ул чаңгы узышы һәм биатлон буенча өлкән тренер Ирина Громова белән таныша. Ул аңа Башкортстанда танылган тренер Салават Гомәровка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Билгеле булуынча, Паралимпия уеннарында катнашучы спортчыларның нинди яктан инвалид булуына карап, ярышлар алты категориягә бүленә. Ирек ампутация кичергән спортчылар өчен категориягә керә һәм кышкы спорт төрен сайлый да инде. Гомәров Ирекне чаңгы ярышларында катнашырга әзерли башлый Ул шулай ук Әмир Гомәровтән дә сабаклар ала [5].

2005 елдан Башкортстан югары спорт осталыгы мәктәбе өчен чыгыш ясый (тренеры — А. А. Гомәров)[4].

2005 елдан Россия җыелма паралимпия командасы әгъзасы.

Remove ads

Гаиләсе

Өйләнгән. 2008 елның 21 мартында улы Айнур дөньяга килгән.

Җәмәгать эшчәнлеге

2010 елның июнендә III Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Стәрлетамак делегаты булып катнаша[6]

2010 елдан — Россия терәк-хәрәкәт ағзалары зарарланган инвалидларның физкультура һәм спорт федерациясе беренче вице-президенты.

Урал физик культура академиясе әгъзасы.

Спорт казанышлары

  • 1 Алтын —2009 елда Россия чемпионаты — 1 урын (5 км)
  • 2 Көмеш —2009 елда донъя чемпионаты — 2 урын
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары— 1 урын (биатлон, 2, 4 км)
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 урын (чаңгы узышы,15 км.)
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 урын (биатлон, 12,5 км.)
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 место (чаңгы узышы, 10 км.)
  • 2 Көмеш — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 2 урын (чаңгы узышы, 1 км.)
Remove ads

Бүләкләре

  • IV дәрәҗә Ватан каршында күрсәткән хезмәтләре өчен (2010 елның 26 мартында спорт һәм физик культураны үстерүдәге өлеше һәм X Паралимпиадасында (Ванкувер, Канада) күрсәткән югары казанышлары өчен[7]
  • Россиянең атказанган спорт мастеры (2010)[8]
  • «Башкортстан Республикасы алдында күрсәткән эшчәнлеге өчен» ордены (2010)[9]
  • БашкортстанРеспубликасының Хөрмәт грамотасы (2006 елның 24 апреле)[10][11]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads