Ирина Аверко-Антонович
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ирина Юрьевна Аверко-Антонович (1960 елның 19 апреле, Казан — 2006 елның 24 гыйнвары, Казан) — химик-технолог, химия фәннәре докторы (1997), профессор (1999), Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2004).
Remove ads
Тормыш юлы
Ирина Аверко-Антонович 1960 елның 19 апрелендә Казанда туа.
1982 елда Казан химия-технология институтының Синтетик каучук технологиясе кафедрасын кызыл диплом белән тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый. 1984 елдан — аспирант, 1985 елдан — Эластомерлар эшләү үзәгенең эмульсион полимерлаштыру лабораториясе мөдире.
1986 елда Ирина Аверко-Антонович техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1993 елдан — Синтетик каучук технологиясе кафедрасы доценты.
1996 елда «Су тирәлекләрендә радикаль полимерлаштыру системаларының тотрыклылыгын җайга салуның химик һәм физик-химик аспектлары» темасына химия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[1].
2006 елның 24 гыйнварында Казан шәһәрендә вафат була[2].
Remove ads
Фәнни эшчәнлек
Ирина Аверко-Антонович 300дән артык фәнни эш, шул исәптән 4 уку әсбабы авторы. Ул эмульсион полимерлаштыру һәм латекслар алу өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнгән[3].
Полимер эмульсияләре модификаторлары һәм стабилизаторлары сыйфатында өслек-актив матдәләр куллануның теоретик һәм гамәли аспектларын эшләгән.
Ирина Аверко-Антоновичның фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре «Түбән Кама нефть химиясе», «Түбән Кама шин» акционерлык җәмгыятьләренә, С. М. Киров исемендәге синтетик каучук заводында, Стәрлетамак синтетик каучук заводында һ. б. кертелгән.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads