Иске бистә (Казан)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Иске бистә, Иске Татар бистәсе (рус. Старо-Татарская слобода) — Казан шәһәренең Вахитов районының көньягында урнашкан тарихи бистә. Бистәнең үзәк урамы булып Тукай урамы тора.

Кыска фактлар Дәүләт, Административ-территориаль берәмлек ...

Тарихи сәбәпләр аркасында 1917 елга кадәр Казан мигъмарият ягыннан ике нык аерылып торучы өлешкә бүленә. Бу бүленеш шәһәрнең ике төп милли мәдәниятенең (татарлар һәм руслар) үсеше белән бәйле була.

Бистәнең үзәге булып Печән базары һәм Печән базары мәчете (Нурулла мәчете) саналган. Бу мәркәз янында кунакханәләр (Болгар, Амур), сәүдә йортлары урнашкан.

Хәзерге вакытта Казанның тарихи мәркәз истәлекләре урынына яңа төссез йортларны төзү күзәтелә.

Бистәнең көньяк-көнбатышында татар эшчеләре һәм һөнәрчеләре яшәгән бистә — Яңа бистә урнашкан.

2016 елда Иске бистәне торгызу фонды оештырылган.[1]

Remove ads

Моны да карагыз

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads