Ишле районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ишле районы - Чуваш Автоном Совет Социалистик Республикасы кысаларында 1935-1959 елларда булган административ-территориаль берәмлек. Административ үзәге - Ишлей-Покровское авылы.
Тарихы
Ишле районы Чуваш АССР кысаларында 1935 елның 9 гыйнварында оеша. Анда түбәндәге авыл советлары керә:
- Чабаксар районыннан : Анаткас-Маргинское, Анат-Киняр, Олы Катрас, Олы-Яныш, Василкаси, Вурман-Сюктер, Ишаки, Ишлией-Покровск, Кибечкасин, Кшуш, Мыгин, Мымин, Чандров, Чиганар, Эндимиркаси, Ядринкаси һәм Янгелде
- Татаркаси районыннан : Акрам, Оточев, Сыбайкаси, Сятракаси, Чурачик һәм Ярабайкаси
- Алик районыннан : Тиуш, Шатмапоси һәм Ямайкаси.
1944-нче елда Акрам, Олы-Яныш, Оточев, Тиуш, Хымалакаси, Шатмапоси, Эндимиркаси, Ямайкаси һәм Ярабайкаси Ишле районыннан яңа Моргауш районына күчерелә[1].
1959 елның 14 июлендә Ишле районы юкка чыгарыла, һәм аның территориясе Чабаксар, Сундырь һәм Красноармейский районнарына бирелә[2].
Remove ads
Халык саны
Район территориясендә 1939 елда 37 151 кеше яшәгән.
Географиясе
1947 едның 1 гыйнварына район мәйданы 600 кв.м. тәшкил иткән.[3]
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads