Йолдыз Шәрапова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Йолдыз Шәрапова, тулы исеме Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәповататар шагыйрәсе, 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2012). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2023).

Кыска фактлар Йолдыз Шәрапова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны тәмамлап, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре була, редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли. 2016 елдан ул "Шәһри Казан" газетасында эшли.

Remove ads

Иҗат

Йолдыз Шәрәпова — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз Шәрәпова — балалар күңеленә хуш килгән унбиш китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.

Remove ads

Төп басма китаплары

  • Антенналы бәрәңге, 1994.
  • Колаклы коймаклар.

Танылу

  • 2002 ел ― республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге,
  • 2004 ел ― балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге
  • 2012 ел ― «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе»
  • 2023 ел ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Сәяхәтче чемодан», «Китаплы кич» шигырьләр җыентыгы өчен[1]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads