Йонча
кыяклылар семьялыгыннан үләнчел үсемлек From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Йонча (лат. Poa, бор. грек. πόᾱ «үлән») — кыяклылар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Remove ads
Таралуы
300 дән артык төре билгеле, ике ярымшарның да салкын һәм уртача поясларында очрый.
Ыруг вәкилләре ике ярымшарның барлык тропиктан тыш илләрендә, шулай ук тропикларның таулы төбәкләрендә үсә. Төрле җир биотопларында киң таралган; далаларда алар фитоценоз формалаштыруда зур роль уйныйлар.
Татарстан территориясендә 9 төре: тар яфраклы йонча (P. angustifolia), урман йончасы (P. nemoralis), саз йончасы (P. palustris), болын йончасы (P. pratensis) һәм башкалар үсә. Киң таралганнар. Болыннарда, куаклар арасында, сулык ярлары буенда, юл кырыйларында үсә.[3]
Тукландыру сыйфаты ягыннан барлык йончалар яхшы (сирәгрәк — уртача) азык төркеменә керә, аеруча көтүлектә аларның кыйммәте зур.
Remove ads
Ботаник тасвирлау

Күпьеллык, сирәк очракта берьеллык үсемлекләр. 5-120 (140 ка кадәр) см биеклеккә җитәләр, шуышма җир асты бәбәкләре яки алардан башка гына чирәмлек хасил итә, ярыйсы тыгыз кәсләр барлыкка китерәләр. Сабаклары туры, шома, сирәгрәк кытыршы. Җиңсәләре төрле дәрәҗәдә йомык, шома яки кытыршы, сирәк очракта кыска төкләр белән капланган була. Телчекләре элпәсыман, 0,2-6 мм озынлыкта, шома яки арткы ягында кыска төкле. Яфрак пластинкалары туры, кыяксыман, яссы яки урталай буйга бөгелгән, киңлеге 1-8 (12 гә кадәр) мм була ала. Гадәттә шома яки таралган төкләр белән.
Чәчәк төркеме — 1,5—25 (30 га кадәр) см озынлыктагы җәенке себеркәч. Башакчыклары вак (2,5—10 мм), йомыркасыман яки эллиптик, 3-6, сирәгрәк 2 яки 8 ике җенесле чәчәкле. Чәчәкләрнең өскесе гадәттә үсеш алмаган. Башакның үзәге шома, кытыршы яки кыска төкле, һәр чәчәк астында тоташу бар. Башак тәңкәләре тиресыман, йомыркасыманнан ланцетсыманга кадәр формада. Аскылары башактан иң күбе 3 тапкырга, ә өскеләре 1,5-2 тапкырга кыскарак. Серкәчләре өчәү, озын серкәлек белән (0,3—3 мм).
Җимеше — озынча бөртекчә. Озынлыгы 1,3-3 мм, ул эллипс, яки озынча формада, аскы ягы бераз яссы рәвештә, өч кырлы. Чәчәк тәңкәләре белән бергә коела. Май-августта чәчәк ата. Июнь-сентябрьдә җимешләре өлгерә.
Хромосомалары эре, n = 7.
Remove ads
Кулланылышы
Терлек үләне (1 га дан 25-28 ц печән алына). Болын йончасы культуралы көтүлек һәм газон үләне буларак файдаланыла. Суыкка һәм корылыкка чыдам үсемлек.
Суганчалы йонча (P. bulbosa), сирәк йонча (P. remota) ТРның Кызыл китабына кертелгән.[4]
Төрләр
Ыругка 530-тан артык төр керә , аларның кайберләре[5][6] :
- Poa abbreviata
- Poa acuminata Ovcz.
- Poa albertii Regel
- Poa alpina L.
- Poa altaica Trin.
- Poa argunensis Roshev.
- Poa angustiglumis Roshev.
- Poa annua L.
- Poa arctica R.Br.
- Poa attenuata Trin.
- Poa bactriana Roshev.
- Poa bakuensis Litw.
- Poa bedeliensis Litw.
- Poa bracteosa Kom.
- Poa bucharica Roshev.
- Poa bulbosa L.
- Poa calliopsis Litw.
- Poa caucasica Trin.
- Poa chaixii Vill.
- Poa compressa L.
- Poa dahurica Trin.
- Poa densa Troitsky
- Poa densissima Roshev.
- Poa disjecta Ovcz.
- Poa dschungarica Roshev.
- Poa dshilgensis Roshev.
- Poa eminens J.Presl
- Poa fedtschenkoi Roshev.
- Poa flabellata (Lam.) Калып:Raspail
- Poa ganeschini Roihev.
- Poa glabriflora Roshev.
- Poa glauca Vahl
- Poa glauciculmis Ovcz.
- Poa gorbunovii Ovcz.
- Poa hissarica Roshev.
- Poa hybrida Gaudin
- Poa iberica Fisch. & C.A.Mey.
- Poa insignis Litw.
- Poa ircutica Roshev.
- Poa karateginensis Roshev.
- Poa komarovi Roshev.
- Poa lanatiflora Roshev.
- Poa laudanensis Roshev.
- Poa lipskyi Roshev.
- Poa litwinowiana Ovcz.
- Poa longifolia Trin.
- Poa macrocalyx Trautv. & C.A.Mey.
- Poa malacantha Kom.
- Poa mariae Reverd.
- Poa masenderana Freyn & Sint.
- Poa maydellii Roshev.
- Poa media Schur
- Poa meyeri Trin.
- Poa naltchikensis Roshev.
- Poa nemoralis L.
- Poa nivicola Kom.
- Poa palustris L.
- Poa pamirica (Litw.) Roshev.
- Poa penicillata Kom.
- Poa petraea Trin.
- Poa petschorica Roshev.
- Poa pinegensis Roshev.
- Poa platyantha Kom.
- Poa pratensis L.
- Poa pruinosa KorotKi
- Poa pseudoabbreviata Rosh.
- Poa radula Fr. & Sav.
- Poa remota Forselles
- Poa reverdattoi Roshev.
- Poa rhomboidea Roshev.
- Poa sabulosa Turcz.
- Poa sajanensis Roshev.
- Poa sibirica Roshev.
- Poa silvicola Guss.
- Poa sinaica Steud.
- Poa smirnowii Roshev.
- Poa soczawai Roshev.
- Poa sterilis M.Bieb.
- Poa subfastigiata Trin.
- Poa supina Schrad.
- Poa taimyrensis Roshev.
- Poa tanfiljewi Roshev.
- Poa tibetica Munro
- Poa tolmatchewii Rosh.
- Poa transbaicalica Roshev.
- Poa trautvetteri Tzvel.
- Poa tremuloides Litw.
- Poa tristis Trin. ex Bge.
- Poa trivialiformis Kom.
- Poa trivialis L.
- Poa turfosa Litw.
- Poa udensis Trautv. & C.A.Mey.
- Poa urjanchaica Roshev.
- Poa ussuriensis Roshev.
- Poa versicolor Besser
- Poa woronowii Roshev.
- Poa zaprjagajevi Ovcz.
Remove ads
Синонимнар
Ыруг синонимиясе түбәндәге исемнәрне үз эченә ала :
- Anthochloa Nees & Meyen (1835)
- Aphanelytrum Hack. (1902)
- Austrofestuca (Tzvelev) E.B.Alexeev (1976)
- Dasypoa Pilg. (1898)
- Dupontiopsis Soreng, L.J.Gillespie & Koba (2015)
- Libyella Pamp. (1925)
- Nicoraepoa Soreng & L.J.Gillespie (2007)
- Ochlopoa (Asch. & Graebn.) H.Scholz (2003)
- Paneion Lunell (1915), nom. superfl.
- Panicularia Heist. ex Fabr. (1759), nom. superfl.
- Parodiochloa C.E.Hubb. (1981)
- Poagris Raf. (1837), nom. superfl.
- Tovarochloa T.D.Macfarl. & But (1982)
- Tzvelevia E.B.Alexeev (1985)
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads