Кабо-Вердеда ислам
Кабо-Верде дәүләтендә азчылык дине From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кабо-Вердеда ислам (порт. O Islã em Cabo Verde, гарәп. الإسلام في الرأس الأخضر) ― Кабо-Верде дәүләтендә азсанлы тарафдарлары булган, әмма тиз үсеш ала баручы дин [1].


Тарих
Кабо-Вердеда яшәүчеләрнең күбесе ― христианнар. Католик дине тарафдарлары, күп гасырлык Португалия идарәсе йогынтысында ныгыган, илдә бердәнбер эре дини җәмгыятьне тәшкил итә: 2010 елга ― ил халкының ~80 % ы[2].
Ислам
Ислам ― илдә иң зур азчылык дине булып тора[3]. Кабо-Верденың мөселман җәмгыяте ― аз санлы, әмма тиз үсеш ала баручы дини җәмгыять[1]. Ислам бу илгә Көнбатыш Африкадан үтеп кергән. Кабо-Верде мөселманнары ― күпчелек, Сенегалдан һәм башка Африка дәүләтләреннән күчкән мөһаҗирләр яки элекке мөһаҗирләрнең биредә төпләнгән нәселе. Мөселманнар Кабо-Вердеда сәүдә (вак сәүдә, сувенирлар сату) белән шөгыльләнә. Кабо-Вердеда мөселманнарның төгәл саны турында ышанычлы мәгълүмат чыганаклары юк[1].
Җирле A Semana (Атна, en) басмасында чыккан мәгълүмат буенча, Кабо-Верде мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен (Мәүлид бәйрәме) билгеләп үтәләр[4].
Remove ads
Сылтамалар
- ISLAM CABO VERDE (фр.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads