Казаков мәчете

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Казаков мәчете (рус. Казаковская мечеть; Уникенче җәмигъ мәчете) — Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә урнашкан булган таш мәчет. 1876 елда сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Казаков акчасына төзелә. 1975 елда җимерелгән. Архитекторы билгесез. Мәчет Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә урнашкан булган.

Кыска фактлар Казаков мәчете, Дәүләт ...

Remove ads

Архитектурасы

Мәчет бер катлы ике бүлмәле сигезпочмаклы манаралы кирпеч бинадан гыйбарәт була.

Мәчет тарихы

1874-1875 елларда сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Аитовка хакимият мәчет салырга рөхсәт бирә һәм ул шушы ният белән иске мөселман зираты җирендә буш урын сатып ала. 1875-1876 елларда сәүдәгәр Мөхәммәт Казаков хисабына таш мәчет төзелә. 1975 елда Татарстан урамын төзү белән бәйле рәвештә горисполком карары белән мәчет архитектура һәйкәле исемлегеннән төшерелә һәм җимерелә.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads