Казаноргсинтез

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

«Казаноргсинтез» ААҖ — Россиянең химик компаниясе һәм һәм бер үк исемле химик ширкәт, илдә иң эре полиэтилен җитештерүче. Тулы исем «Казаноргсинтез» ачык акционер җәмгыяте. Компаниянең штаб-фатиры һәм төп җитешетрү Казанда урнаша.

Кыска фактлар Төр, Сәнәгать тармагы ...
Remove ads

Тарих

Завод төзелеше 1959 елда башлана, беренче продукция 1963 елның 13 июлендә чыгарылган.

Ширкәт белән бергә эшләүчеләр өчен ширкәттән бераз читтә «Торак мәйданчыгы», ягъни «Жилполщадка» исемле яңа торак районы төзелгән.

1993 елда «Казаноргсинтез» дәүләт битештерү беләшмәсе ачык акционер җәмгыятенә үзгәртеп корылган.

Милекчеләр вә җитәкчелек

Компаниянең төп хуҗалары: ТАИФ төркеме (50,2 %), «Связьинвестнефтехим» (26,6 %).

Директорлар шурасының рәисе — Руслан Шигабетдинов, генераль директор — Фәрит Миңнеголов.[3]

Эшчәнлек

Ширкәт составына түбәндәге җитештерүләр керә:

  • «Этилен» заводы
  • Оргпродуктлар һәм техник газлар заводы
  • Бисфенола-Аны җитештерүче завод
  • Түбән басымлы полиэтиленны җитештерү һәм эшкәртү буенча заводы
  • Югары басымлы полиэтиленны җитештерү буенча заводы
  • Поликарбонатлар җитештерү заводы

Полиэтиленнан башка, «Казаноргсинтез» газүткәргечләр өчен полиэтилен торбаларны, фенол, ацетон, салкынайта торган сыекчаларны, нефть чыгару һәм табигый газны корыту өчен химик реагентларны чыгара.[4]

1974 елдан «Казаноргсинтез» «Синтез» су тубы клубының оештыручысы һәм спонсоры булып тора.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads