Казанское авиапредприятие
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Казан авиапредприятиясе (юридик атамасы — «Казанское авиапредприятие» ААҖ) — Казан халыкара аэропортында урнашкан Россия авиакомпаниясе.
Remove ads
Тарих
Казан авиапредприятиесенә 1994 елның 1 гыйнварында, 1932 елдан бирле эшләгән 168 очу отряды базасында нигез салына. 2011 елның октябрендә авиапредприятие Bell 407, Bell 427, Bell 430, Bell 206(А/В) вертолетларына хезмәт күрсәтү буенча рәсми вәкил сертификаты алды. Шул ук елны «Казан авиапредприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте, билгеләнгән үрнәктәге сертификат алып, 250 нче серия двигательләре буенча Rolls-Royce фирмасының Техник ярдәм үзәге буларак авторизацияне тәмамланды.
Remove ads
Эшчәнлек
Авиакомпания түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итә[1]:
- Нефть үткәргечләрне, газ үткәргечләрне, автомагистральләрне һәм элемтә линияләрен күзәтү;
- Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм парашютчыларны десантлау буенча очышлар;
- Тәүлек буе эзләү һәм авария-коткару эшләрен башкару;
- Һавадан төшерүнең барлык төрләрен башкару;
- Авиация-химия эшләре;
- Вертолётка тышкы подвеска асып йөк ташу;
- Елга һәм каналларның яр буйларын тикшерү;
- Урман хуҗалыгына хезмәт күрсәтү.
Шулай ук Ми-8ПС (пассажирлар модификациясе), Ми-2, Robinson R44 вертолетларында чартер очышлар тәкъдим ителә. Авиация персоналын медицина тикшерүе уздыруга сертификат бар[2].
Элегрәк (2010 елга кадәр) Казан — Уфа — Екатеринбург маршрутлары буенча Л-410УВП самолетларында авиарейслар башкарылды. Маршрут икътисади сәбәпләр аркасында ябылган.
Remove ads
Флот

Авиапредприятиенең рәсми сайты мәгълүматлары буенча авиакомпания флоты түбәндәге һава судноларыннан тора[3]:
Вертолётлар:
- Bell 407 — 1 данә
- Robinson R44 — 7 данә
- Bell 430 — 2 данә
- Bell-429 — 1 данә
- Bell 206В3 — 1 данә
- Ми-2 — 7 данә
- Ми-8 —11 данә
Элегрәк флотта башка авиалайнерлар да бар иде, шул исәптән өч Ил-86.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads