Казан шәһәр филармониясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Казан шәһәр филармониясе
Remove ads

Казан шәһәр филармониясеТатарстан Республикасының иң зур концерт оешмаларының берсе, аның активында башкалада, РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә ел саен уздырыла торган йөзләгән концерт. Аның бөтен иҗади юлы — заманча, динамик рәвештә үсә торган, шәһәрнең музыка тормышында катнашучы һәм аның мәдәни йөзен билгели торган концерт оешмасы булдыруга этәргеч бирү[1]. Төп концерт мәйданчыгы һәм берничә иҗат коллективларының даими урнашу урыны — «Чулпан» мәдәни үзәге.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Жанр ...
Remove ads

Тарих

Казан шәһәр филармониясе Островский урамының 25 нче йортында урнашкан. Бу бина 1998 елның 1 июнендә «Идел» концерт-филармония берләшмәсе эшчәнлеге өчен «Казан» милли мәдәният үзәге карамагына тапшырыла. Әлеге берләшмә 2000 елның 3 июлендә Казан шәһәр филармониясе статусына ия була. 2019 елның 21 мартында Казан шәһәр филармониясе үзәкнең филиалы булудан туктап, рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак теркәлде.

Remove ads

Иҗат коллективлары

Thumb
«Казан» бию ансамбле
Remove ads

Җитәкчеләр

  • Оешманы төрле елларда Халисә Исмәгыйлева, Рәис Шакиров, Айгөл Нәбиуллина, Илһам Мостафин, Раушания Юкачева, Дамир Дәүләтшин кебек хөрмәтле шәхесләр җитәкләде.
  • Хәзерге вакытта Казан шәһәр филармониясенең директоры – Наил Зыятдинов.

Бина

Thumb
«Чулпан» мәдәният үзәге реконструкциягә кадәр

2020 елның 25 декабрендә Казан шәһәр филармониясе карамагындагы «Чулпан» мәдәният үзәге (Җиңү проспекты, 48а) төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачкан[2][3]. Филармониянең үз тавыш яздыру студиясе һәм репетиция ясау мәйданчыклары бар. Биредә продюсерлык эшчәнлеге дә алып барыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2021 ― «Казан» бию ансамбле Казан шәһәренең Почет китабына кертелгән ― Татарстан башкаласының мәдәниятен үстерүгә, республикада, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә аның абруен арттыруга керткән зур өлеше өчен
  • 2022 ― «Иң яхшы муниципаль мәдәни-агарту учреждениесе» [4]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads