Калигула

From Wikipedia, the free encyclopedia

Калигула
Remove ads

Гай Юлий Цезарь Август Германик яки аның танылган кушаматы Калигула (tat. lat. Kaligula(үле сылтама), лат. Gaius Iulius Caesar Augustus Germanicus) (12-41) - Борынгы Рим императоры 37-41 елларда, Юлий-Клавдий нәселеннән өченчесе, Сенат принцепсы, Бөек понтифик (Pontifex Maximus), трибун, Pater patriae (Ватан атасы).

Кыска фактлар Гай Юлий Цезарь Август Германик GAIVS IVLIVS CAESAR AVGVSTVS GERMANICVS, Туган телдә исем ...
Thumb
Калигула, Лувр
Remove ads

Кушамат

Еш аны "Гай" дип йөртелә, иркәләү исеме - Калигула - ягъни "кечкенә итек". Әтисе Германик Рейн легионнары җитәкчелек иткәндә бәләкәй Гай аның белән булган һәм гаскәриләр балага "Калигула" - " Кечкенә итек" кушаматын биргәннәр.

Тарих

Көрәш

19 елда аның әтисе Германик үлгән, 29 елда Тиберий Калигуланың әнисен - Агриппина Өлкән - кулга алган һәм җанын кыйган, бүтән Калигуланың туганнарын үтергән яки төрмәгә салган. Калигуланың өч туташлары калган: Друзилла, Агриппина Кече (киләчәк императорның Нерон әнисе). Тиберий үз мирасчыларын - Калигула һәм оныгы Гемелл - итеп билгеләгән.

Хакимлектә

Тиберий үлгәннән соң 37 елда Гай Калигула император булып игълан ителгән, соңрак Калигула таҗ көндәшен - Гемелл - үтергән.

Гай балачактан эпилепсия белән авырткан.

Үткәрелгән сәясәт

Хакимлеген ирешеп Калигула башта салымны киметкән, сәяси тоткыннарга иреккә чыгарган, ләкин соңрак залим булып киткән һәм халыкның хөрмәтен югалткан, Сенатның нәфрәтен булдырган.

Хәтта үз яраткан атына - Инцитат - Рим гражданлыгын биргән, Сенат әгъзасы итеп ясаган һәм консул итеп ясамакчы булган.

Хакимлеккә килгәч Калигула төрле тамашаларга акча тота башлаган һәм Тиберий тарафыннан тупланган барлык акчаны тотып бетергән.

Әлбәттә шушы адымнардан соң Калигулага каршы Сенатның нәфрәте күтәрелгән.

Калигула берничә тапкыр яһүд хисләрен мыскыллаган, аеруча фәлсәфәче Филонны хурлаган.

Кайбер чыганак буенча Калигула Британиягә каршы һөҗүмне әзерләгән, ләкин шушы проектын аның варисы Клавдий тормышка ашырган.

39 елда Калигула Рейн өлкәсендә фетнә тырышуны бастырган.

Remove ads

Үлем

41 елның гыйнварында Калигула театрдан чыкканда претория гвардия трибуны тарафыннан үтерелгән.

Калигула мәдәнияттә

  • «Калигула» — Альбер Камю пьесасы.
  • «Калигула, или После нас хоть потоп» — Йозеф Томан романы.
  • «Калигула» — Тинто Брасс фильмы
  • «Крематорий» Рок-төркеме — «Калигула» җыры.
  • Кавер-төркем «Калигула»

Моны да карагыз

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads