Калининград өлкәсе татарлары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Калининград өлкәсе татарларытатарларның Калининград өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Кыска фактлар Үз аталышы, яшәү җире ...

Тарихлары

Өлкәгә татарларның күпләп килүе Кызыл Армиянең хәрби хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы барышында Көнчыгыш Пруссия операциясендә катнашкан татарлар белән бәйле. Сугыш тәмамланганнан соң аларның күбесе өлкәдә хезмәт итәргә һәм яшәргә калган.

Таралышлары

2010 елда Калининград өлкәсендә 4 534 татар кешесе яшәгән (1959 елда – 2202,[1] 1989 елда – 3556,[2] 2002 елда - 4729 кеше),[3] нигездә, Калининград (2509 кеше) шәһәрендә яшиләр.[4][5]

Күренекле кешеләре

  • контр-адмирал Ш.А. Богданов.

Мәдәният

Хәзерге вакытта Калининград өлкәсенең «Туган тамыр» татар һәм төрки телле халык иҗтимагый оешмасы (1995 елдан, рәисе В. Сәлахов), «Мәдәният» татар мәдәни үзәге (2000 елдан, рәисе Э. Галеева), «Кардәшләр» төрки телле халык мәдәнияте җәмгыяте (2001 елдан, рәисе С.А. Яһудина), Калининградның «Татарстан» сәүдә–җитештерү компаниясе (2003 елдан), Калининград мөселманнарының Дини оешмасы (1993 елдан, җитәкчесе И.Н. Хисамов), «Ихсан» җирле мөселманнар дини оешмасы (2011 елдан, җәмгыять рәисе Я. Гусейнов) эшләп килә.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads