Кали-Гандаки

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кали-Гандакиmap
Remove ads

Га́ндак (Нараяни; Непал телендә: कालीगण्डकी नदी, Һинди телендә: कालीगण्डकी) — Непалда һәм Һиндстанда елга, Непалның дүрт иң зур елгаларының берсе.
Өске агымында елга Ка́ли-Га́ндак исеменә ия. Елганың башы Гималайларда, тамагы Музтанг-Кхола һәм Кьюгома-Кхола елгаларының кушылган урыны.[1]. Елганың бассейны Непалның үзәк өлешен алып тора. Елганың башлары янында Мустанг патшалыгы урнашкан, ул Тибет белән янәшә. Елга Гангка Патна (Һиндстан) районы тирәсендә коя. Тарихта үзән Һиндстан һәм Тибет арасында сәүдә юлы һәм тоз белән сәүдә юлы буларак мәгълүм.
Елга үзәне Гималайлар сыртын һәрберсе 8000 м дан югары булган дөньяның ике иң өске түбәсе - Аннапурна һәм Даулагири арасында кисүе белән мәшһүр, түбәләр арасында ара - 35 км. Бу урында елга 2540 метр биеклегендә ага, шуңа күрә Калигандак тарлавыгы - дөньяда иң тирән тарлавык.

Кыска фактлар Кали-Гандаки, Су агымы башы ...

, , һәм

Remove ads

Тарихи мәгълүматлар

XVI гасырда елга үзәнендә Чаубиси морзалыклар конфедерациясе барлыкка килде, ул 1786 елга кадәр булган.
Непалда гражданнар сугышы вакытында үзән кайвакыт Маоистлар контроле астына төшкән. Үзән аша туристик трассалар үткәнгә күрә, Маоистлар туристлардан якынча 5-10 доллар салым җыйганнар, моны "үз ихтияр" буенча бүләк яки төркемнәрне "саклау" өчен акча дип атаганнар, моның өчен салым ике мәртәбә алынмасынга язулар биргәннәр. Туристлар саны күп булса да, Маоистлар һәм туристлар арасында инцидентлар булмаган.

Remove ads

Традицион һәм популяр мәдәнияттә

  • Гандаки елгасы борынгы Санскрит эпосы Махабхаратада искә алына.
  • Аның эволюциясе Шива-пуранада, Кумарахандта, Шанкхачуданы үтерү бүлегендә тасвирланган.
  • Дэйвид Аттенбороуның икенче табигать документаль сериалы "The Living Planet"-ның Кали Гандаки Тарлавыгында уза.
    Thumb
    Рамгһатта Сьянгҗа Районын һәм Палпа районын бүлүче Гандаки елгасы.

Галерея

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads