Карама

From Wikipedia, the free encyclopedia

Карама
Remove ads

Карама, элмә (лат. Ulmus L., 1753[1][2]) — элмәчәләр семьялыгыннан агаччыл үсемлекләр ыругы.

Кыска фактлар Карама, Халыкара фәнни исем ...
Remove ads

Таралуы

30 дан артык (кайбер мәгълүматлар буенча 45 кә кадәр) төре билгеле. Нигездә, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә табигый үсүче 2 төре бар: шома карама яки гади карама (U. laevis), шадра карама яки тау карамасы (U. glabra).

Ботаник тасвирлама

Thumb
Ulmus carpinifolia

Яфраклары гади, чиратлашкан, ике рәткә мозаик рәвештә урнашканнар, кыска саплылар; башка токымнарга караганда иртәрәк коелалар. Чәчәкләре күрексез, вак, ике җенеслеләр, җил белән серкәләнәләр; бәйләмгә яисә башча чәчәк төркеменә җыйналганнар. Җимеше җиңелчә изелгәнрәк, элпә үсентеле озынча түгәрәк канатча. Яңадан төп үсентеләреннән һәм тамыр үрентеләреннән үрчи. 150–300 ел яши (аридлы шартларда 30–40 елга кадәр).

Remove ads

Төрләре

Шома карама 25–30 м га кадәр биеклектәге, озын җепселле коңгырт-соры кабыклы агач. Ботаклары сыгылмалы, нәзек, ялтыравыклы. Яфраклары эллипс- яки кире йомыркасыман. Чәчәкләре шәмәхә-кызыл, кабарынкы бәйләмнәрдә. Күл буйларында, елга тугайларында, күбесенчә грунт сулары якын яткан, файдалы матдәләргә бай кәсле туфракларда үсә.

Шадра караманың биеклеге 30 м га, диаметры 2 м га кадәр. Кәүсәсе куе көрән төстәге чатнаган кабыклы. Яфраклары кыска сапларда, чите тигезсез, юка, кытыршы. Чәчәкләре шәмәхә, тыгыз шарсыман башча чәчәк төркемендә. Тигезлекләрдә, елга тугайларында үсә. Яшелләндерү өчен кулланыла, үзагачы агач эшләнмәләр җитештерүдә файдаланыла.

Thumb
Карама орлыклары

Тәбәнәк элмә (U.pumila) Ерак Көнчыгыштан кертелгән. 16 м га кадәр биеклектә, ябалдашы чатырсыман формада, сары кабыклы. Яфраклары ланцетсыман, вак, тыгыз, өске ягы шома. Төрле туфракларда үсә ала. Туфракның тозлылыгын, ботакларын кыркуны җиңел кичерә. Яктылык яратучан, корылыкка, суыкка чыдам төр.

Thumb
Карама яфрагы

Кулланылыш

Торак пунктларны яшелләндерүдә һәм урман полосалары булдыруда киң кулланыла.

Thumb
Карама чәчәге (Ulmus laevis)

Кечкенә элмә (U. minor) Көньяк Европадан кертелгән. Культуралы үсемлек буларак сирәк үстерелә.[10].

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads