Мордва-каратай сөйләше

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мордва-каратай сөйләше
Remove ads

Мордва-каратай сөйләше (каратай сөйләше, рус. мордва-каратаевский говор) — татар теленең көнбатыш диалекты сөйләше. Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче каратайлар арасында таралган.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...
Thumb
Remove ads

Таралышы

Электән Татарстанның хәзерге Кама Тамагы районы территориясендә — Мукшы Каратае, Кече Мәсте, Шершалан авылларында, шулай ук татарлар белән бергә Балтач авылында яшиләр. Лаеш районы Ташкирмән авылында яшәүчеләр — XVII йөздә Иделнең сул ярына күченгән каратайларның варислары, алар шул ук сөйләштә сөйләшәләр, ләкин мордва үзаңын югалтканнар, үзләрен керәшен татарлары дип исәплиләр. Авылларының 1950 еллардан Куйбышев сусаклагычы сулары астында калуы белән бәйле, хәзерге вакытта Кама Тамагы районында калган каратайларның күп өлеше Мукшы Каратае, Кама Тамагы һәм Куйбышев Затоны посёлокларында яши.[1]

Remove ads

Үзенчәлекләре

Тел белгече Л. Т. Мәхмүтова үзенең «Төрки диалектларны тикшерү тәҗрибәсе: татар теленең мишәр диалекты.» дигән монографиясендә каратайларны «әле элеккеге яшәү территориясендә үк мишәр сөйләшен кабул иткәннәр» дип билгеләп үтә. Кайбер морфологик үзенчәлекләргә караганда, ул, күрәсең, Мордовиянең хәзерге көньяк-көнбатыш районнарында (мәсәлән, Атюрьев) һәм Рязань өлкәсенең алар белән чиктәш районнарында (мәсәлән, Кадом) таралган сөйләм булгандыр.[2][3]

Татар теленә күчүне Идел буенда түгел, бәлки татар-мишәрләр белән чиктәш башка ареалда булган дип Л. Арсланов билгеләп үтә. Каратайлар сөйләәе Мордовия һәм Пенза өлкәсе территориясендә урнашкан көнбатыш диалект сөйләшләре белән тыгыз бәйләнеш шартларында формалашкан, ә мордва-каратайлар сөйләмендә мордва элементлары гомумтөрки элементларынв карата чагыштырмача зур булмаган урын алып тора. Алар нигездә туганлык терминнарына, чигү атамаларына һәм аларның бик аз өлеше генә көнкүреш лексикасына карый. Л. Ш. Арсланов ассызыклаганча, каратайлар лексикасында хәтта күп кенә рус тел алынмалары да, каратайларның хәзерге яшәү территориясенә күчеп килүенә кадәрге чорга карый.[2][4]

Бу рус элементларын көнбатыш диалектының башка сөйләмнәрендәге тиешле алынмалар белән чагыштыруда раслана. Алар көнбатыш диалекты сөйләмнәрендәге кебек үк фонетик законнар буенча үзләштерелгән. Алай гына да түгел, православие динен тотучы каратайлар телендә нәкъ менә мишәр диалектында кулланыла торган формада гарәп-фарсы сүзләре теркәлә: мазарка — зират, гона — гөнаһ, үмер — тормыш, айып — гаеп.[2]

Каратайларның туган тел буларак нәкъ менә мишәр диалектын саклап калынуы 1920-нче еллардан алып 1950-нче еллар ахырына кадәр укыту татар әдәби телендә алып барылган җирле совет мәктәбендә берничә буын укыганда, шулай ук казан татарлары белән күршелектә яшәгәндә һәм бергәләп эшләгәндә килеп чыга.[2]

Белицер билгеләп үткәнчә, каратайларда туганлык терминнары арасында мордва терминнары да очрый, бу әлеге төркемнең фин-угыр чыгышын күрсәтә. Мәсәлән, каратайлар атаны, эрзяннар кебек үк, «тетяй» дип атыйлар, бабайны — «пушчай» (эрзянча «покштя» була) дип атыйлар. Каратайлар каенананы «авай» дип атыйлар, мукшы һәм эрзә телләрендә «авай» шулай ук «ана», «каенана» дигәнне аңлата. Өлкән абыйсының хатынына мөрәҗәгать иткәндә кече абыйларының хатыннары эрзянча «уряж» терминына якын «вреш» терминын кулланалар.[2][5]

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads