Карелия фронты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Карелия фронты (Кар.Ф) рус. Карельский фронт (Кар.Ф) — Бөек Ватан сугышы вакытында ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә.
Remove ads
Тарих
Карел фронты 1941 елның 23 августында Югары Башсәргаскәрлекнең Ирәге (Ставкасы) директивасы нигезендә Төньяк фронты өлешеннән (Баренц диңгезеннән алып Ладога күленә кадәр саклануны тоткан 14-нче һәм 7-нче гаскәрләрдән) оештырылган.
1941 елның август-синтәбрендә фронт гаскәрләрне Поляр аръягын басып алырга омтылган алман-фин гаскәрләрне туктатканнар һәм аларны саклануга күчергә мәҗбүр иттерделәр. 1941 елның синтәбреннән 1944 елның июненә кадәр фронт гаскәрләре Западная Лица елгасы (Мурманскидан 60 километр ераклыкта), Ухта — Повенец — Онега күле — Свир елгасы сызыгында саклануны тотканнар. Вакыт-вакыт аерым һөҗүмчән операцияләре дә үткәрелгәннәр.
1944 елның 15 ноябрендә, Финляндия сугыштан чыккач соң, Карел фронты юкка чыгарылган; комсоставның нигезе Ерак Көнчыгышка күчерелгән.
Remove ads
Сәргаскәрләр
- сентябрь 1941 — февраль 1944— генерал-полковник Валериан Фролов
- февраль 1944 — ноябрь 1944 — Советлар Берлеге Маршалы Кирилл Мерецков
Әдәбият
М. М. Козлов Великая Отечественная Война. 1941—1945. Энциклопедия.. — Москва: Советская Энциклопедия, 1985. — С. 322—323.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads