Карлос Сааведра Ламас

From Wikipedia, the free encyclopedia

Карлос Сааведра Ламас
Remove ads

Карлос Сааведра Ламас (исп. Carlos Saavedra Lamas; 1 ноябрь 1878 ел5 май 1959 ел) — аргентиналы галим-хокукчы һәм сәясәтче, 1936 елда Латин Америкасыннан беренче Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Кыска фактлар Карлос Сааведра Ламас, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биография

Карлос Сааведра Ламас 1878 елда Буйныс-Айрыста туа. 1903 елда хокук докторы дәрәҗәсе белән Буйныс-Айрыс университетын тәмамлый. Халыкара хокук профессоры була, шулай ук Ла-Плата университетында хокук белемен һәм социологияне укыта. Сәяси карьерасын 1906 елда иҗтимагый кредит хезмәтен җитәкләү белән башлый. 1908 елда Аргентина парламентына сайлана, ә 1915 елда юстиция һәм иҗтимагый мәгариф министры итеп билгеләнә. 1932 елдан 1938 елга кадәр Сааведра Агустин Педро Хусто хөкүмәтендә тышкы эшләр министры вазифасын үти. Бу вазифасында ул Боливия-Парагвай конфликтын хәл итүдә катнаша һәм алты нейтраль Америка дәүләтеннән дуслашу комиссиясен оештырып, 1934 елның июнендә тынычлык килешүенә кул куюга ирешә. Тынычлык булдыруда хезмәтләре өчен ул 1936 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Шул ук елны ул Милләтләр Лигасының президенты итеп сайлана.

1959 елда Буйныс-Айрыста 80 яшендә вафат була.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads